Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мин татарча сөйләшәм. Ә син?

Безнең 12нче мәктәп командасы, «Мин татарча сөйләшәм» шәһәркүләм акциясендә узган ел икенче урынны яулаган иде. Шул җиңү белән илһамланып, быел хәзерлек алдан ук башланды: кече класс укучылары эмблема, плакатлар ясауда ярдәм күрсәттеләр, ә зуррак класслар үз көчләрен «Мин татарча сөйләшәм « шигырь иҗат итү бәйгесендә, «Туган ягым Татарстан» интеллектуаль уенында...

Безнең 12нче мәктәп командасы, «Мин татарча сөйләшәм» шәһәркүләм акциясендә узган ел икенче урынны яулаган иде. Шул җиңү белән илһамланып, быел хәзерлек алдан ук башланды: кече класс укучылары эмблема, плакатлар ясауда ярдәм күрсәттеләр, ә зуррак класслар үз көчләрен «Мин татарча сөйләшәм « шигырь иҗат итү бәйгесендә, «Туган ягым Татарстан» интеллектуаль уенында сынадылар.
«Хыял» сәүдә үзәге янында оештырылган флешмоб, концерт номерлары, конкурслар, сүзлек-буклетлар тарату, кешеләр белән сөйләшү - бу чараның иң күңелле мизгелләре булгандыр. Абый-апаларның, әби-бабайларның сорауларга теләп җавап бирүләре күңелләрдә уңай тәэсир калдырды. Барлык укучылар, укытучылар, ата-аналар актив катнашкан чараны оештыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Галиева белән 5нче, 9 нчы класс укучылары аеруча зур көч куйдылар.
Гомумән, безнең мәктәптә татар теленә багышланган чаралар ел буе оештырыла. Шуларның берсе - февраль аенда М.Җәлил иҗатына багышлап үткәрелгән уен-викторина. 5нче класс укучылары, Герой-шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. 5б классы укучыларының «Гармунчылар» командасы беренче урынга лаек булды. Чараны оештыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Галимуллина зур көч куйды. Шулай ук, мәктәптә Халыклар дуслыгы фестивале дә (берничә этапта) гөрләп узды. Беренчелекне - 11нче класс, ә икенче, өченче урыннарны 7б, 9б, 8б класс укучылары яуладылар.
11нче класс укучылары халкыбызның матур йолаларыннан булган «Аулак өй» композициясен сәхнәләштереп, шәһәркүләм »Без бергә» конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар һәм диплом белән бүләкләнделәр (оештыручылар - татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Гөлназ Хәйруллина, Резидә Җаландинова). Менә ул 11нче классның иң актив укучылары: Оля Иванова, Динар Салихов, Диана Мурадимова, Карина Сибәгатуллина, Настя Сафеева, Алеша Каплун, Данил Тазов. Моннан тыш, укучыларыбыз төрле кичәләрдә, шигырь бәйгеләрендә, концертларда катнаштылар. 4а классы укучысы Руслан Федосеев Г.Тукайның туган көненә багышланган шәһәркүләм «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» исемле шигырь бәйгесендә икенче урынны яулавы - мәктәбебез өчен горурлык.
Замана авырлыкларына карамастан, татар теле яши. Туган телен яратучы, аны хөрмәт итүче укучыларыбыз, татар телен сак-лау һәм аның кулланыш даирәсен арттыру өчен, барысын да эшләргә тырышалар. Шуны да онытмаска кирәк: телне бер генә халыкка да көчләп тагып булмый, туган тел, иң элек, татар гаиләләрендә, татар кешесенең үз күңелендә, телендә һәм моңында сакланырга тиеш. Бары шул вакытта гына милләт көчле булыр, башка халыкларда да татар телен өйрәнү теләге барлыкка килер.
Халидә ӘХМӘДУЛЛИНА,
12нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев