Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәгариф системасы зур үзгәрешләр кичерде

Түбән Камада укытучыларның август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты. Быел укытучылар конференциясе кысаларында мәгарифнең соңгы 10 ел эшенә нәтиҗә ясалды һәм киләсе уку елына планнар билгеләнде.

Планнарга килгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге өлкән балалар өчен сәламәтләндерү лагере ачылачак, ә шәһәр мәктәпләрендә  «Артта калучыларсыз мәктәбе» проекты тормышка ашырылуы дәвам итәчәк.
Киңәшмәдә шулай ук һөнәри белем бирү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Әйтик, якын арада Е.Н.Королев исемендәге политехника көллиятендә өченче ресурс үзәге ачылачак. Анда төзелеш һәм энергетика өлкәсе өчен белгечләр әзерләнәчәк.
Соңгы 10 ел эчендә белем бирү системасы зур үзгәрешләр кичерде. Укытучыларның хезмәт хакы артты, яңа уку йортлары төзелде, белем бирү процессы да тулысынча мәгълүматлаштырылды. «2010 елда «Укытучыга – компьютер» проекты тормышка ашырылды. Мөгаллимнәр ноутбуклар белән тәэмин ителде, мәктәпләрдә исә интернет кертелде», – дип искә алды белем бирү идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов үз чыгышында.
Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дә яңалыклар күп. Балаларга өстәмә белем бирү буенча актив эш алып барыла, шулай ук сәламәтләндерү чаралары да онытылмый. 5-6 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен сәламәтләндерү лагере ачу мөмкинлеге карала. Шулай ук балалар бакчаларында капиталь ремонт бара. Ә 1 сентябрьдә «Демография» милли проект кысаларында төзелгән ике мәктәпкәчә учреждение үз ишекләрен ачып җибәрәчәк.  
Бүгенге көндә шәһәребез белем бирү сыйфаты белән мактана ала: БДИ нәтиҗәләре, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм илнең дәрәҗәле югары уку йортларына керүчеләр  саны да шул хакта сөйли. 
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм алга таба хәл итәсе мәсьәләләргә тукталды. Игътибарны бигрәк тә тәрбия эшенә юнәлдерергә кирәк, дип саный ул. Аны исә ата-аналар белән бердәмләшеп башкару уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Шулай ук яшүсмерләр клублары эшчәнлеген дә активлаштыру мөһим. 
Конференция ахырында Айдар Метшин шәһәр һәм район укытучыларын яңа уку елы белән котлап, иң-иңнәренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды.      
Рөстәм Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев