Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Мәхәббәт шәһәре, хыял шәһәре, өметләр шәһәре!

Түбән Камада тантаналы рәвештә Беренче төзүчеләр елын ачып җибәрделәр. Бәйрәм чарасы Халык иҗаты йортында узды. Анда ветераннар, беренче төзүчеләр, студентлар һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.

 Бүләкләр үз геройларын тапты

Кунакларны фойеда оештырылган ретро-күргәзмә каршы алды. Анда Түбән Каманың барлыкка килү тарихы: беренче архитектура проектлары, торак йортлар төзелеше, социаль һәм мәдәни инфраструктура үсеше турында сөйләүче тематик экспозицияләр тәкъдим ителде. Биредә архив фотосурәтләрен, булачак шәһәргә нигез салган һәм аны заманча, уңайлы һәм яшел шәһәр итеп төзегән кешеләргә багышланган материалларны күрергә мөмкин иде.

Альберт Саттаров, күргәзмә белән танышып, үзенең Түбән Камага килгән елларын искә алды. «Мин монда 1971 елда килеп урнаштым. Инде менә 55 ел дәвамында яшим шушы шәһәрдә. Килгән елларда монда бер трамвай юлы бар иде. Озын резин итекләр киеп, тимер-бетон эшләнмәләр заводына эшкә җәяүләп бара идем. Биш дистә елдан артык гомер узды Түбән Камада. Балалар үзләре янына Казанга чакырсалар да, моннан китәсе килми. Бу инде үземнең туган ягым кебек. Киләчәк буын шушы матур традицияләрне саклап, безнең башлангычларны дәвам итсен иде. Төзелеш өлкәсе, продукция җитештерү тармаклары алга таба да үссен иде», – дигән уй-теләкләрен җиткерде ветеран.

Шәһәрнең иҗат коллективлары кунакларны фойеда ук каршы алдылар. Җыр-биюләр халыкның күңелен күтәреп, яшь чакларга алып кайтты. Биредә төрле милләт вәкилләренең иҗаты, фольклоры чагылдырылган иде. Әлеге күренеш уртак максат өчен берләшкән төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату, күмәк рәвештә яңа шәһәр төзегәннәрен ассызыклап күрсәтте.

Төп сәхнәдә узган зур бәйрәм концерты «Түбән Кама: мәхәббәт шәһәре, хыял шәһәре, өметләр шәһәре!» дип исемләнгән иде. Чара барышында сәламләү сүзе белән нефть химиясе тармагы ветераны Равил Шияпов чыгыш ясады. Ул Түбән Камада беренче төзүчеләрнең язмышы тарихын, аларның хезмәт батырлыгын, туган җиргә мәхәббәтен һәм Ватанга тугрылык саклауларын билгеләп үтте.

Сәхнәдә – Түбән Каманың киләчәге
Сәхнәдә – Түбән Каманың киләчәге

Сәхнәдә беренче төзүчеләрнең фидакарьлеген, зур тырышлыгын чагылдырган бай концерт программасы барды. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары – Түбән Каманы торгызуда актив катнашкан шәхесләр: укытучылар, табиблар, инженерлар, төзүчеләр һәм эре предприятиеләрнең хезмәткәрләре. Бу кешеләр киләчәк буын өчен лаеклы тормыш һәм бүгенге вакытта чәчәк атучы шәһәрнең нигезен булдырганнар.

«Депутатларыбыз белән киңәшләшеп, без шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан 2026 елны Беренче төзүчеләр елы дип игълан итәргә уйладык. Безнең барлык чараларыбызның төп максаты — беренче төзүчеләргә рәхмәт әйтү, ветераннарыбызны хөрмәтләү, бар күңелләрен биреп, шушы шәһәрне булдыруга үз көчен керткән легендар якташларыбызны искә төшерү. Түбән Кама – куәтле сәнәгать үзәге һәм Россиянең нефть химиясе башкаласы. Ул Россия икътисадында сизелерлек әһәмиятле урын алып тора. Шәһәр һәм ил үсешенә дистә еллар дәвамында зур өлеш керткән хезмәт коллективларына бүген без аерым рәхмәт сүзләрен ирештерәбез», — диде үз котлавында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.

Залда утырган ветераннар, кайсы гына тармакта хезмәт куйсалар да, һәркайсының сөйләрлек истәлекләре, уртаклашырлык тәҗрибәсе бар. Ә иң мөһиме — алар, кайдан килүләренә, нинди милләт һәм дин вәкилләре булуларына карамастан, күмәк рәвештә Кама елгасы буенда хыял шәһәре төзегәннәр.

«Түбән Кама – уникаль шәһәр. Мин монда институтны тәмамлаганнан соң, 1971 елда күчеп килдем. Ул вакытта шәһәрне 15 минут эчендә әйләнеп чыгып була иде. Хәзер монда килгәндә, шәһәр паркларында, урам һәм скверларында йөреп туеп булмый. Бар да төзек, матур, шәһәрнең архитектурасы үзенчәлекле. Бүгенге вакытта аның шундый зур үрләргә ирешүе өчен мин бик тә шат. Менә шулай зурлап Түбән Каманың 60 еллыгын билгеләп узуны мин бик тә хуплыйм. Беренчедән, бу ветераннарга карата олы хөрмәт күрсәтү. Икенчедән, яшьләр шәһәр тарихы белән Лемаев, Зеленов, Королёв, Баһаветдинов, Садыйков кебек легендар шәхесләр белән таныша ала. Менә аларның исемнәре мәңгеләштерелсен иде», – дип уртаклашты вакытында Түбән Кама комсомол комитетының беренче сәркатибе булып хезмәт куйган Марсель Шәрипов.

Чара азагында күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен түбәнкамалыларга бүләкләр тапшырылды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 60-TK