Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Матурлыкны саклый белик!

Мин Яшьлек урамындагы 9нчы йортта яшим. Безнең подъездларга күп еллардан бирле ремонт ясалганы юк. Җитәкчеләргә мөрәҗәгать итсәк тә, кайбер квартирларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләргә зур күләмдә бурычлары булуны сылтау итеп, кичектерә килделәр. Шуның аркасында подъездыбыз шакшы һәм ямьсез хәлгә килгән иде. Ниһять, чират безгә дә җиткән күрәсең, анда бик матурлап, яхшы...

Мин Яшьлек урамындагы 9нчы йортта яшим. Безнең подъездларга күп еллардан бирле ремонт ясалганы юк. Җитәкчеләргә мөрәҗәгать итсәк тә, кайбер квартирларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләргә зур күләмдә бурычлары булуны сылтау итеп, кичектерә килделәр. Шуның аркасында подъездыбыз шакшы һәм ямьсез хәлгә килгән иде.
Ниһять, чират безгә дә җиткән күрәсең, анда бик матурлап, яхшы ремонт ясап куйдылар. Хәзер подъездыбыз ялт итеп тора, яшәүләр рәхәт булып китте. Анда Гөлфара һәм Ирина исемле малярлар эшләгән иде. Үтеп-сүтеп йөргәндә, тырышлыкларына, осталык-ларына соклана идек. Түшәмгә акшар сиптергән-дә тәрәзәләр пычрангач, аларны да үзләре ялтыратып юып куйдылар.
Без бу подъездагы квартир хуҗалары, гомумән, бу йортта яшәүчеләр ремонт ясаучыларга һәм «Мастерской» коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Григорий Марининга бик рәх-мәтлебез. Җимерелгән подъездларны рәткә китерү өчен бик күп хезмәт кирәк икән. Шул уңайдан шәһәрдәшләребезгә: балаларыгызны стеналарга сызгалап-бозгалап йөрмәскә өйрәтегез, дип мөрәҗәгать итәсем килә. Сак караш тәрбияләгез. Үзегез дә матурлыкны саклагыз. Шулай булганда гына йортларыбыз матур, безгә аларда яшәве күңелле булыр.
Алсу РӘХИМОВА,
хезмәт ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев