Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды

31 октябрьдә Түбән Кама мәктәпләрендә көзге каникуллар башланып китте.

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Рамил Муллин искәртте.

Үз чиратында, Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин бу атнада нинди чаралар планлаштырылганы турында сөйләде.

«Каникуллар алтынчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм аларда күңелсезләнергә туры килмәячәк. Белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында төрле юнәлештә чаралар узачак», – дип билгеләп үтте Гарифуллин.

Шахмат сөючеләр өчен мәктәп яны лагерьлары укучылары арасында мини-турнир, «Юность» балалар сәламәтләндерү лагере базасында җирлектә ориентлашу буенча ярышлар һәм «Күңелле стартлар» спорт эстафетасы узачак.

Моннан тыш, 27 октябрьдә биш мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады: икесе Түбән Камада, өчесе районда. Алар өченче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев