Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әлегә түзәргә туры килә

Түбән Кама районының Борок авылындагы Үзәк урамда хасил булган зур күлдәвекне видеога төшереп, интернетта урнаштырганнар.

Екатерина исемле хатын видео астында: «Урамнан хәтта машиналар да үтә алмый, кешеләр бер атна дәвамында кибеткә, ФАПка чыкмый. 2006 елдан бирле газапланабыз, тик файдасыз», дип зарын да җиткергән. НТР хәбәрчеләре озак көттермичә, авылга барганнар. Аларны җирле эшмәкәр Чулпан Миңлебаева каршы алган.
Аның әйтүенчә, Борок авылында ул биш ел яши икән. Ел саен шул ук күренеш. Озынлыгы 500-600 метр булган күлдәвек җәйнең иң эссе көннәрендә генә кибә, әмма яңгыр яуса, кабат күлгә әйләнә. Узган ел йөк машинасы белән туфрак китереп аударганнар. Шуңа күрә яңгыр явуга, юл боткага әйләнә. Өстәвенә, бу юлдан еш кына йөк машиналары йөри.
Ел саен үзара салым программасы буенча акча җыела, дәүләт программалары тормышка ашырыла. Кешеләргә ярдәм күрсәтерлек юл бармы? Бу сорауларга җавап алыр өчен, без Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин белән элемтәгә кердек.
– Әйе, авылда мондый мәсьәлә күптән бар. Тик интернетка чыгарганчы, башта миңа хәбәр итсәләр, ни булган? Иртәгә үк трактор һәм экскаватор җибәрәбез. Юлларны ерып, суны чокырга агарлык итеп ясарлар. Әлегә шулай гына ярдәм итә алабыз, – диде башлык.
Аның сүзләре буенча, Борок авылында 460 хуҗалык исәпләнә, шунда гомер итүче 1000нән артык кешенең 345е генә рәсми рәвештә теркәлгән. Үзара салым программасы буенча акчаны барысы да бирергә теләми. Бирсә дә, үз урамнары мәнфәгатен кайгыртырга тырышалар. Бар өмет – гамәлдә булган дәүләт программаларында.
Узган ел Минькино авылында 600 метр юлга таш җәелгән, өстенә асфальт та салып куйганнар. Быел юллар Җирекледә төзекләндереләчәк. Ә менә Борок авылында яшәүчеләргә әле киләсе елга кадәр түзәргә кала.
Тик интернетка язганчы, урамнары белән чыгып ерганаклар ясасалар, үзләре газапланмаслар иде. Югыйсә, элек электән үк авыл халкы бердәм булган, өмә җыеп, зиратларны тәртипкә китергән, мәчетләр төзегән.

Лилия Заһретдинова

Александр Комаров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев