Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әле ветераннар барында...

Менә яңадан илебезгә шатлыклы да, кайгылы да бәйрәм - Бөек Җиңү көне килде. Монысы инде тынычлыкның 71нче язы, үзе бер кеше гомере... Җиңү монументы янында һәм аның әйләнә-тирәсендә - халык диңгезе: өлкәннәр, яшьләр, балалар... Ни кызганыч, халык арасында бәйрәмнең чын геройларын - күкрәкләрендә сугышчан медальләр һәм орденнар балкып торган фронтовикларны...

Менә яңадан илебезгә шатлыклы да, кайгылы да бәйрәм - Бөек Җиңү көне килде. Монысы инде тынычлыкның 71нче язы, үзе бер кеше гомере... Җиңү монументы янында һәм аның әйләнә-тирәсендә - халык диңгезе: өлкәннәр, яшьләр, балалар... Ни кызганыч, халык арасында бәйрәмнең чын геройларын - күкрәкләрендә сугышчан медальләр һәм орденнар балкып торган фронтовикларны эзләп табу бик кыен, алар инде бармак белән генә
санарлык калган...
Хәтерлисездер, әле моннан җиде-сигез ел элек тә сугыш ветераннарын митингка Халык иҗаты йорты яныннан колоннага тезеп алып киләләр иде. Әмма хәзер аларга инде сафта атлап бару түгел, өйләреннән чыгып бәйрәмгә килү дә бик авыр булганлыктан, соңгы елларда ветераннарның бирегә килә алганнарын алдан ук монумент белән Спорт урамы арасында ике яклап тезелгән эскәмияләргә утырталар. Аларны күргәч, күңелләрне тутырган сок-лану һәм рәхмәт хисләре белән беррәттән, «быел тагын да кимегәнсез...» дигән уйдан йөрәкләр кысылып куя...
Ә шулай да, Җиңүнең 71 еллыгын да әле арабызда исән фронтовик-лар барында уздыра алуыбызга шөкер итик. Иң яшьләре дә инде 90га җитә торган (тарихтан белгәнебезчә, сугышка кергән соңгылары - 1926 елгылар) бу хөрмәтле кешеләр арабыздан китеп беткәнче, исән чакларында кадерләрен белергә, аларны бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен кайгыртырга бурычлыбыз. Аларның үзләренә бит инде, оныкларыннан аермалы буларак, машиналар да, квартирлар да кирәк түгел, ә көндәлек игътибар, тәрбия, медицина ярдәме, ахыр чиктә, сөйләшеп, истәлекләрен тыңлап утыру да җитә...
Митингта әнә шу-ларның берсе - Ерак Көнчыгыш фронтында миномет отделение-се командиры булып хезмәт иткән Николай Матросов чыгыш ясады. «Уяу булыгыз, тынычлыкны саклагыз, безнең буын кичергән сугыш афәтен сезгә күрергә язмасын», - диде ул. Фронтовикларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын һәм барлык түбәнкамалыларны муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин котлады (сүз уңаеннан, мондый митингларда беренче мәртәбә, ул ике телдә сөйләде, чыгышының яртысы диярлек татарча яңгырады). Казаннан килгән кунак - Татарстан Премьер-министры урынбасары, промышленность һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм мөрәҗәгатен укыды.
Мәгълүм булганча, хә-зерге Түбән Кама районына кергән авыллардан фронтка 8 меңнән артык кеше китеп, аларның яртысыннан күбе сугыштан әйләнеп кайта алмаган. Митингта катнашучылар Ватаныбыз азатлыгы хакына гомерләрен корбан иткән якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Автоматлардан өч залп белән салют бирелде. Өлкәннәрнең күңелләрен шатлык катыш сагыш белән елатып, мәңгелек ут янына гирляндалар, чәчәк бәйләмнәре куелды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни «солдат»ларның үзлә-ренчә кечкенә «парад» күрсәтүләрен һәркем елмаеп, яратып карады. Аларны Түбән Кама кадетлар корпусы барабанчылары алыштырды, «плац-концерт» күрсәтеп, осталыклары белән сок-ландырдылар.
Шуннан соң парад башланды. Иң алдан, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама муниципаль районы флагларын, 1945 елның 1 маенда рейхстаг түбәсенә куелган Җиңү байрагы күчермәсен күтәреп уздылар. Запастагы хәрби хезмәткәрләр һәм эчке эшләр идарәсе колонналарына карап торуы да күңелле иде, чөнки алар хәрби хезмәттә булган, сафта йөреп күнеккән ир-егетләр. Хәер, мәктәпләрнең, югары һәм махсус урта уку йортларының колонналары да матур узды, чөнки аларның строй конкурсында җиңгән, гомумән, хәрби-патриотик эш яхшырак куелганнарына гына парадта катнашу хокукы бирелгән. Кадетларны инде әйтәсе дә юк, алары -
гомерләрен ил сакчысы һөнәренә багышларга җыенучылар.
Парад колонналары узып беткәч, мәйданга кабат балалар чыкты. Алар кулыннан күккә шарлар һәм тынычлык билгесе булган күгәрченнәр очты. Бу мизгелләрдә һәркемнең күңелен уртак бер уй биләгәндер: күкләребез тыныч булсын, берүк, яңадан беркайчан да сугыш күрергә язмасын...
Митинг һәм парад тәмам. Әмма Җиңү монументы янына җыелган халык таралырга ашыкмый. Мәңгелек ут янына яңадан-яңа чәчәкләр өстәлә. Сугыш ветераннарын янәшәдәге « солдат привалы»на чакыралар, анда аларны сугыш чоры җырлары, солдат боткасы һәм «фронтовой йөз грамм» көтә. Калган барлык кеше өчен Халык иҗаты йорты баскычында зур бәйрәм концерты башлана. Ә ул тәмамлану белән, биредәге халык ташкыны, Мәктәп бульвары буйлап, шәһәр музее янына агылды.
«Үлемсез полк» акциясе - быелгы Җиңү бәйрәмебезнең иң зур үзенчәлеге. Музей янәшәсендә тезелеп, Төзүчеләр, Химиклар, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарын иңләп, Җиңү монументы янына барган колоннаның озынлыгы бер километрга диярлек сузылган иде. Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган яки сугыштан соң вафат булган ата-бабаларының һәм башка туганнарының портретларын күтәреп баручылар саны 10 меңнән артык булды, диделәр. Бу яхшы башлангыч киләчәктә дә дәвам ителер, традициягә әйләнер, дип өметләник. Сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта булып, Җиңү яулап кайткан мәрхүм әтиемнең зур фотопортретын ясатып, киләсе елны үзем дә «Үлемсез полк» акциясендә катнашырмын әле, дип ниятләп куйдым...
Менә шушы бәйрәм мизгелләрен күреп, йөрәк аша кичереп йөргәч, күңелдәге ышаныч ныгый төшә: совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы безнең хәтердә мәңге яшәргә, беркайчан да онытылмаска тиеш. Һәрхәлдә, фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен күреп белгән безнең буын яшәгәндә, ул әле шулай булыр. Хөрмәтле ветераннарның әле арабыздагылары сән-сау булып, мөмкин кадәр озак яшәсеннәр, аларны киләсе Җиңү бәйрәмнәрендә дә күрергә язсын, дип телик...
Виктор ШАДРИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев