Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кызыл Чапчак авылындагы медицина учреждениесен ябарга җыеналар

Авыл халкы арасында шундый имеш-мимешләр тарала. Хәзер әлеге табиб амбулаториясе 16 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Бу 3 меңгә якын кеше дигән сүз. Кызыл Чапчак хастаханәсе эшен район халкы мактап туя алмый. Кызганыч, әлеге елларны сагынып кына искә алабыз, ди авылдашлар. Кайчандыр монда авырулар ята торган 25-30 кешелек бүлек эшләгән, караучысыз...

Авыл халкы арасында шундый имеш-мимешләр тарала. Хәзер әлеге табиб амбулаториясе 16 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Бу 3 меңгә якын кеше дигән сүз.

Кызыл Чапчак хастаханәсе эшен район халкы мактап туя алмый. Кызганыч, әлеге елларны сагынып кына искә алабыз, ди авылдашлар. Кайчандыр монда авырулар ята торган 25-30 кешелек бүлек эшләгән, караучысыз калган әби-бабайлар өчен дә барлык шартлар тудырылган. 2008 елдан күп нәрсә үзгәрә.

Әлеге медицина учреждениесе 16 авылга хезмәт күрсәтә. Биредә 2 табиб һәм 6 шәфкать туташы гына эшли. Моңа да түзәрләр иде. Хастаханәне бөтенләй ябарга җыеналар дигән имеш-мимешләр тарала. Яңалык авыл халкын борчуга сала.

Ачыкланганча, әлеге мәсьәлә турында шәһәр хакимияте хәбәрдар. Хәзер медицина учреждениесен я капиталь төзекләндерү, я аны ябып, янәшәдә фельдшерлык-акушерлык пункт төзү турында сүз бара. Бу хакта август аенда Республика сәламәтлек саклау министры белән үткәрелгән киңәшмәдә дә сүз кузгатыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев