Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кызыклы очрашу уздырдык

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә кызыклы, мавыктыргыч очрашулар еш оештырыла. Гимназиябез укучылары андый чараларны көтеп ала. Язгы каникул тәмамлануга ук, планда каралган шундый очрашуларның чираттагысы булды. Бу юлы гимназиягә шәһәребезнең мөхтәрәм аксакалы, гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Суфиян ага Минһаҗев һәм язучы Фәрит Имамов килде. Әлеге...

Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә кызыклы, мавыктыргыч очрашулар еш оештырыла. Гимназиябез укучылары андый чараларны көтеп ала. Язгы каникул тәмамлануга ук, планда каралган шундый очрашуларның чираттагысы булды.
Бу юлы гимназиягә шәһәребезнең мөхтәрәм аксакалы, гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Суфиян ага Минһаҗев һәм язучы Фәрит Имамов килде. Әлеге очрашуга укучылар алдан ук ныклап әзерләнделәр: Суфиян аганың вакытлы матбугатта басылып чыккан күпсанлы мәкаләләре белән таныштылар, тормыш юлын өйрәнделәр; Ф.Имамовның әле күптән түгел генә басылып чыккан детектив жанрда иҗат ителгән китабын укыдылар һәм кызыксындырган сорауларын тупладылар. Югары сыйныф укучылары катнашы белән «түгәрәк өстәл» формасында узачак бу очрашу, гомумән, укучыларда зур кызыксыну уятты.
Суфиян ага Минһаҗев - катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы тормыш юлы кичергән кеше. Сугыш елларында узган балачагын, ач-ялангач заманга туры килүгә карамастан, белемгә зур омтылыш белән үткән үсмер елларын, армия сафларында хезмәт иткән чакларын, ничек итеп укытучы булып китүен укучыларга кызыклы итеп җиткерә алды ул.
Мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗ улы, лаеклы ялга чыкканчы, озак еллар дәвамында мәктәп директоры булып эшләгән. Гадәти мәктәптә түгел, төрле хокук бозулар аркасында колониягә килеп эләккән, яшьли язмышлары сынган яшьләрне укытырга туры килә аңа. Ул еш кына укучылары белән әңгәмәләр оештырган. Яшьләргә тайгак юлга кереп китәргә нәрсә этәргеч биргәнен аңларга тырышкан педагог әнә шул сорауга җавап эзләгән.
Ветеран очрашуның нәкъ менә шушы урынында Фәрит Имамовның детектив жанрда иҗат ителгән китапларына кыскача гына анализ ясап, үз фикерен белдерде. Ул авторның алдан басылып чыккан детектив жанрдагы әсәрләре белән дә таныш икән. Бигрәк тә сюжеты үзенә якын булган «Күләгә» романы турында иркенләп сөйләде. Анда 1990 елларда - җәмгыятьтә зур үзгәртеп корулар барган заманда - яшьләрнең тайгак юлга кереп китүләре сурәтләнгән. Суфиян ага Минһаҗев әсәрдәге геройларны кайчандыр үзе укыткан укучыларының катлаулы язмышлары белән чагыштырулар китереп, бик үтемле тәрбияви чыгыш ясады.
Чәй өстәле артында әңгәмә рәвешендәге мондый очрашу балаларны беренче минуттан ук үзенә җәлеп итте. Алар берсе артыннан берсе сораулар бирә башладылар. Кыска гына очрашу укучыларда онытылмаслык тәэсир калдырды.
Ләйлә СӨНГАТУЛЛИНА,
гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X