Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кыйммәткә төшә торган гадәт

2013 елның 1 июненнән Россиядә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыя торган закон гамәлгә керде. Ул үтәләме, ел дәвамында аны бозган ничә кешегә штраф салынган? Эш көне иртәсе. Тукталышта кешеләр автобус көтә. Кемдер эшкә ашыга, кайсылары поликлиникага, социаль яклау идарәсенә, балалар бакчасына... Ерак кына түгел, тешләре арасына сигарет кыстырган урта яшьләрдәге...

2013 елның 1 июненнән Россиядә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыя торган закон гамәлгә керде. Ул үтәләме, ел дәвамында аны бозган ничә кешегә штраф салынган?
Эш көне иртәсе. Тукталышта кешеләр автобус көтә. Кемдер эшкә ашыга, кайсылары поликлиникага, социаль яклау идарәсенә, балалар бакчасына... Ерак кына түгел, тешләре арасына сигарет кыстырган урта яшьләрдәге бер ир басып тора.
Аның янында өлкән яшьтәге хатын:
- Монда тартмасагыз иде, күрәсез бит, якында гына балалар бар, - дип аңа кисәтү ясады.
Ир «кабынып» китте:
- Сезнең анда ни эшегез бар? Ошамаса, читкәрәк китегез.
- Белмим, милиция нәрсә карыйдыр, - дип мыгырдана-мыгырдана, хатын читкә китеп басты.
Ә милиция, дөресрәге поли-ция, турында ул юкка гына искә төшермәде. Чыннан да, мондый тәртип бозулар өчен закон бар. Җәмәгать урынында тәмәке тартучыны фотога төшереп, хокук сагындагыларга җибәрсәң, административ җаваплылыкка тартырга, штраф түләтергә мөмкин.
Тарту тыелган урыннар
Гражданнарны тәмәке төтененең зарарлы тәэсиреннән саклау турындагы гамәлдәге закон нигезендә, кешеләр күпләп җыелган урыннарда - мәгариф учреждениеләрендә һәм алар тирәсендә, җәмәгать транспортында, вокзал, аэропорт,
метрополитен, шул исәптән, пассажир платформаларында, пляжларда; медицина, спорт, сәүдә, көнкүреш, мәдәният урыннарында, җәмәгать тук-лануы учреждениеләрендә, лифтта һәм күпфатирлы йорт подъездларында һ.б урыннарда тәмәке тарту тыела.
Кыйммәт гадәт
Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту гадәте тәмәкечеләргә шактый кыйммәткә төшә. Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексында каралганча, андый урыннарда тәмәке тартучыларга 500-1500 сум штарф салына. Ә балалар уен мәйданчыкларында тәмәке тарткан өчен штрафның күләме тагын да зуррак - 2000-3000 сум.
Полиция майоры, административ законнарны үтәтү бү-леге начальнигы Снежана Ваһапованың әйтүенчә, тәмәке тарту турындагы законнарны берничә мәртәбә бозып, полициянең игътибар үзәгенә эләккән һәм мондый хокук бозулары өчен штрафларын вакытында түләмәгән кешеләргә, кагыйдә буларак, зуррак күләмдә штраф салына.
Болардан тыш, «Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту турында»гы закон чәйни яки исни торган тәмәкеләр куллануны да тыя.
Барлык чаралар да яхшы
Тәмәке тартучылар белән көрәшүнең ике ысулы бар: пассив һәм актив. Беренче ысулның нәтиҗәсе азрак. Аны
күршеләрегез белән яхшы мөнәсәбәттә булып, араны бозасыгыз килмәгәндә файдаланырга була. Бу очракта түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Башта күршегездән тәмәке тартмавын үтенегез. Төрле дәлилләр китерә аласыз: төтен исен күтәрә алмыйсыз, подъездларда тәмәке тарту тыела һ.б. Тәмәкече күршегез сүзегезгә колак салып, тарту өчен башка урынны сайлар.
2. Әгәр ул ысул барып чыкмаса (еш кына шулай була да), күршегезне административ җаваплылык белән куркытып карый аласыз. Законнардан өземтәләр дә китерегез. Әгәр ул сезнең сүзләргә колак салмаса, җитдирәк чаралар күрергә җыенуыгыз турында да кисәтергә онытмагыз.
3. Алга таба психологик тәэсир ысулын кулланырга мөмкин: - подъездга, баскыч мәйданнарына, лифтка җәмәгать урынарында тәмәке тартырга ярамавы һәм алар административ закон бозулар булып саналуы турында кисәтү бел-дерүләре куярга.
4. Әгәр боларның берсе дә ярдәм итмәсә, активрак чараларга күчәргә: - әлеге мәсьәләне тикшерү өчен үзегезнең подъездагы квартирларда яшәүчеләрне җыярга яки хокук бозучы турында шикаять язып һәм аның подъезда тәмәке тарту фактын раслый торган фото ябыштырып, участок полиция инспекторына илтергә.
Статистика
Ел башыннан Түбән Кама шәһәрендә һәм районында җәмәгать урыннарында тәмәке тарту турында 2014 беркетмә төзелгән. Шуларның 1383е подъездларда тартучыларга туры килә. Күпчелек очракта мондый хокук бозулар хакында күршеләре хәбәр иткән. Тыелган урында тәмәке тартучыны фотога төшереп, аны участок инспекторына җибәргәннәр. Аннан соң материал «Госжил-инспекция»гә кергән, ә анда тәмәкечегә салыначак штрафның күләме билгеләнә.
Шунысын да искәртәсе килә: мондый закон бозучыларның 10 процентка якыны (207 кеше) - хатын-кызлар. Җәмәгать урыннарында тартырга яратучылар арасында балалар да бар. Ел башыннан андыйлар 7 булган. Алар балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела һәм алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен күзәтү алып барыла.
Нәтиҗә шундый: бу зарарлы гадәтнең ахыры аянычлы тәмамланырга, сүндерелмәгән бер сигареттан чүп җыйгыч камерада, подъездда, фатирда, шәхси йортта ут чыгарга мөмкин. Андый очракларда янәшәдә яшәүче кешеләр дә зыян күрә.
Бу проблеманы күрмәмешкә салышырга ярамый. Дөрес, күп кенә тәмәке тартучылар зарарлы гадәтләрен үзләре дә өнәп бетерми. Чөнки күпчелегендә ул бәйлелеккә әйләнгән. Ләкин шуны онытмаска иде: закон һәркем өчен бер үк. Әгәр билгеле бер урынарда тәмәке тарту тыелган икән, димәк, бу кагыйдәне үтәргә кирәк.
Наталья ПЛОТНИКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев