Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кузнецов премиясенә кем лаек?

«Туган як»ның ел ахырында чыга торган соңгы санында иң актив штаттан тыш хәбәрчеләребезне билгеләү, Кузнецов исемендәге премиягә ия булучыны ачыклау - күркәм гадәтләрнең берсе. Газета үзенең статусын үзгәртүгә яисә бинасын алмаштыруга карамастан, без бу традицияне дәвам итәбез һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ел дәвамында газетабыз битләрендә штаттан тыш хәбәрчеләребезнең төрле...

«Туган як»ның ел ахырында чыга торган соңгы санында иң актив штаттан тыш хәбәрчеләребезне билгеләү, Кузнецов исемендәге премиягә ия булучыны ачыклау - күркәм гадәтләрнең берсе. Газета үзенең статусын үзгәртүгә яисә бинасын алмаштыруга карамастан, без бу традицияне дәвам итәбез һәм киләчәктә дә шулай булыр.
Ел дәвамында газетабыз битләрендә штаттан тыш хәбәрчеләребезнең төрле темаларны яктырткан мәкаләләре күп басылды. Яңарак яза башлаучылар белән беррәттән, алдагы елларда премия алган газета укучыларыбызның да мәкаләләре еш басылды. Шуңа күрә, Кузнецов исемендәге премия билгеләү, редакция хзмәткәрләре арасыда күп бәхәсләр тудырды. Чөнки исемнәре әлеге премиягә тәкъдим ителүчеләрнең барысы да аңа лаек. Шулай да без, бу елда әлеге исемгә күптәнге хәбәрчебез, үзенең үткен мәкаләләре белән газета укучыларыбызны сөендереп торган Лира апа Габитова лаек дигән уртак фикергә килдек. Аны әлеге жиңүе белән котлыйбыз!
Моннан тыш, газетага язган кызыклы мәкаләләре, тирән эчтәлекле язмалары өчен, Гөлсирә Вилданова, Мәснәви Һадиуллин, Кәүсәрия Шәйдуллина, Гамир Исмәгыйлев, Земфира Гарифуллина, Илгиз Хәеркәев, Суфиян Минһаҗев, Илһамия Гаффарова, Мансур Ганиев, Рәмзия Камбиева, Фоат Мифтахов, Нурзия Мирхазова, Ләлә Сөләйманова, Рафаил Хәйруллин, Нурисә Габдуллина, Инсаф Кашапов, Саимә Сөләйманова, Айдар Хәмзин һ.б.исемнәрен дә билгеләп үтү урынлы булыр. Бик зур рәхмәт аларга!
Кулыгыздагы бу «Туган як» - 2016 елда чыккан соңгы сан. Ә алда - башланмаган ел. Ул - язылмаган ак кәгазь бите кебек чиста. Киләсе ел да төрле кызыклы сәхифәләргә бай булыр, дип өметләнәбез. Әлбәттә, аларны газетада яктыртып баруда штаттан тыш хәбәрчеләребезнең өлеше әйтеп бетергесез зур. Без алардан киләчәктә дә кызыклы язмалар көтәбез. Ә Кузнецов исемендәге премиягә конкурс алдагы елларда да дәвам итәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев