Күпчелек тавыш — «Гаилә» паркын яңартуга
Үзәк парк 18 меңгә якын тавыш җыйган.
Татарстан шәһәрләрен үстерү институты 2026 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Иҗтимагый киңлекләр арасында Түбән Камада зур аерма белән «Гаилә» паркы җиңде.
Үзәк парк 18 меңгә якын тавыш җыйган. Димәк, киләсе елда аны модернизацияләү дәвам итәчәк. Төзекләндерергә тиешле объектлар турында түбәнкамалылар белән очрашуларда фикер алыштылар. Ишегаллары арасында әлеге исемлеккә шәһәрдән һәм Ширәмәт авылыннан 19 йорт яны территориясе кергән. Болар шәһәрнең Тукай ур., 1, 5а, 9, 11; Вокзал ур., 4, 6, 10, 14; Корабельная ур., 4, 6, 35; Көньяк ур., 2, 4, 6; Вахитов пр., 12а; Химиклар пр., 9б; Тынычлык пр., 63 һәм Ширәмәт авылыннан: Кооператив ур., 55; Октябрь ур., 17; Энтузиастлар ур., 5; Кооператив ур., 65 нче йортлар.
Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылган «Безнең ишегалды» программасы кысаларында узды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев