Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кулланучылар хокуклары

22 августтан 5 сентябрьгә кадәр Түбән Камада балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «Роспотребнадзор» «кайнар» телефон линиясе эшләде һәм шул вакыт эчендә аның буенча 20ләп кеше шалтыратты. Балалар товарларын сатып алучыларны нинди сораулар борчый икән - газета хәбәрчесе шул хакта белеште. Беренче очрак Уенчык шәһәр кибетләренең берсендә сатып алынган. Бу...

22 августтан 5 сентябрьгә кадәр Түбән Камада балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «Роспотребнадзор» «кайнар» телефон линиясе эшләде һәм шул вакыт эчендә аның буенча 20ләп кеше шалтыратты. Балалар товарларын сатып алучыларны нинди сораулар борчый икән - газета хәбәрчесе шул хакта белеште.

Беренче очрак
Уенчык шәһәр кибетләренең берсендә сатып алынган. Бу матур йомшак уенчык баланы үзенә әллә каян ук җәлеп иткән. Ләкин өйгә кайткач, әни кеше аннан ниндидер ис килүен сизгән. Җирле матбугатта ул балалар товарларының сыйфатына кагышлы мәсьәләләр буенча «кайнар» линия эшләвен белә һәм шунда шалтырата. Компетентлы белгеч аңа үз хокукларын аңлата һәм эшне кибеткә мөрәҗәгать итүдән башларга киңәш бирә. Әгәр кибеттә товар алыштырудан яки акчасын кире кайтарудан баш тартсалар, -туп-туры судка барырга. «Роспотребнадзор» белгечләре аңа гариза язарга ярдәм итәчәк. Моның өчен акча да таләп ителми.
Икенче шалтырату
«Кайнар» линия эшли башлаган көннән соң була. Бу юлы игътибар үзәгендә - базарда сатып алынган мәктәп рюкзагы. Аның хуҗасы сумканы үзенә тәкъдим ителгән күп модельләр арасыннан сайлап ала. Карап торышка матур, күп функцияле һәм сыйфатлы да сыман. Ләкин сыйфаты көтелгәнчә булмый, өенә кайтып, рюкзакны яхшылабрак карый башлагач, аның бер өлешендә сүтелгән урыны булуын күрә, шулай ук җепләре дә асылынып тора. «Роспотребнадзор»да аңа башта сатучы белән сөйләшергә, ул көткән нәтиҗәне бирмәсә, үзләренә килеп, эшмәкәргә шикаять язарга тәкъдим итәләр. Аның буенча тикшерү оештырырга һәм судка гариза язарга мөмкин булачак.
Телефон аша - киңәш
«Кайнар» линия эшләгән вакытта «Роспотребнадзор»га мөрәҗәгать итүчеләрнең сигезе сорауларын турыдан-туры телефон аша җиткерде. Белгечләргә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән түбәнкамалыларга кулланучыларның хокуклары турында һәм алар үтәлмәгәндә нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында яхшылап аңлаттылар.
Мәсәлән, бер сатып алучы мәк-тәптә укучы баласына ноутбук алган, ә ул бер атнадан соң ватылган. Хәзер кая мөрәҗәгать итәргә, дип сорый кулланучы. Мондый очракларда, беренче чиратта, сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр «Роспотребнадзор»ның җирле бүлеге белгечләре. Әгәр товарның гарантия вакыты бар икән, аны сатучы исәбеннән экспертизага җибәрергә тиешләр, ә сатып алучыга вакытлыча файдалану өчен алмашка нәкъ шундый ук техника бирелә. Ватылуының сәбәбе ачыклангач, ноутбукны төзәтергә һәм хуҗасына кайтарырга яисә шундый ук яңасына алмаштырырга, яки сатып алынган әйбернең акчасын кайтарырга тиешләр.
Сатып алучы һәм сатучы арасында булган теләсә нинди бәхәсне урында хәл итү зарур. Әгәр мәсьәләне аңлашу юлы белән тыныч кына хәл итеп булмый икән, «Роспотребнадзор»га мөрәҗәгать итәргә. Андагы белгечләр эшмәкәргә дәгъва белдерү, кирәк булган очракта судка гариза язу тәртибен аңлатып бирерләр.
Шәхси кабул итү
Балалар товарлары буенча сораулары булган 12 кеше үзләре килде. Аларның барысы да үзәк базар территориясендә урнашкан сәүдә нокталарына дәгъва белдерде. 20 сатып алучының бишесе ноутбуклар ватылу, өчесе сыйфатсыз кием, дүртесе балалар аяк киемнәре, икесе йомшак уенчыклар дәгъвлары белән килде. Болардан тыш, электрон уен приставкасының, укучы сумкасының, велосипедның, бала коляскасының, шулай ук бу төркемгә кагылышы булмаган башка товарларның сыйфаты шикле булуы турында да берничә дәгъва белдерелде.
Шунысы игътибарга лаек, балалар өчен азык продуктларының сыйфатына зарланучылар бөтенләй булмады.
«Роспотребнадзор»ның Түбән Кама бүлеге баш белгечэксперты Лира Ребровская әйтүенчә, күпчелек очракта товарны ремонтлаудан яки акчасын кайтарып бирүдән баш тарту, мөрәҗәгать итүләргә сәбәп булган. Мисал өчен яңа велосипедның педале ватылу яки коляска тәгәрмәче төзек булмау аркасында сатып алучы товарын алмаштырырга яки акчасын кайтарып алырга теләгән. Ләкин аның таләбен кире какканнар. Шуннан соң ул үзенең кулланучы хокукын дәгъвалап «Роспотребнадзор»га мөрәҗәгать иткән.
Велосипед турында дәгъва белдергән сатып алучы сүзләренчә,сатучы төзексезлекне дөрес кулланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип ышандырырга маташа икән. Моның чыннан да шулаймы икәнлеген экспертлар гына ачыклый ала. Ләкин сатучы гарантия талоны язып бирмәгәнлектән, ватык товарны экспертизага җибәрү дә мөмкин түгел. Монда инде сатучы белән уртак тел табып, велосипедны нәкъ шундыйга алмаштырырга, әгәр аңлашу барып чыкмый икән, судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ничек кенә булмасын, үз хокукларыңны белергә һәм аны якларга да кирәк. Бигрәк тә ул балалар сәламәтлегенә һәм гомере куркынычсызлыгына кагылышлы икән.
Наталья ПЛОТНИКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев