Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлыйбыз!

Бәйрәм белән! Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң кайнар котлауларыбызны кабул итегез! Районыбызның икътисади үсеше, анда яшәүчеләрнең сәламәтлеге, иминлеге һәм тормышы сезнең оешкан төстә һәм аварияләрсез эшләвегезгә бәйле. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз белән Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр теләгән урыннарына үз вакытында барып җитә. Автомобиль транспорты...

Бәйрәм белән!
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң кайнар котлауларыбызны кабул итегез!
Районыбызның икътисади үсеше, анда яшәүчеләрнең сәламәтлеге, иминлеге һәм тормышы сезнең оешкан төстә һәм аварияләрсез эшләвегезгә бәйле. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз белән Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр теләгән урыннарына үз вакытында барып җитә. Автомобиль транспорты безнең промышлен-ность базасы үсешенә, шулай
ук шәһәр һәм райондагы төзелеш комплексы үсешенә дә ярдәм итә. Халык хуҗалыгындагы һәм социаль өлкәдәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә булышлык күрсәтеп, автотранспорт комплексы инде күптәннән безнең икътисадның бәйләүче звеносына әверелде.
Үз эшегезгә һөнәри яктан таләпчән һәм намуслы мөнәсәбәтегез нәтиҗәсендә, алга таба да эшчәнлегегезне тотрыклы дәвам итәчәгегезгә, түбәнкамалыларга югары сыйфатлы хезмәт күрсәтәчәгегезгә ышанычым зур.
«Рульдә утыручы»ларның барысына да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен телим.
Айдар МЕТШИН,
Түбән Кама
муниципаль районы
башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев