Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Котлаулар, концерт, күңел ачу...

25 майда Түбән Кама Боз сараенда Химиклар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы гөрләп узды. Анда дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм республиканың башка министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Бәйрәм алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәганов һәм башка рәсми затлар нефть химиясе тармагына багышланган күргәзмәне карадылар. Монда химия комбинатының беренче директоры Николай Лемаев һәм «Түбән Кама Нефтехим» тарихына багышланган экспозиция аерым урынны алып торды. Чөнки Түбән Кама нефтехимиклары өчен 2019 ел аеруча истәлекле. Быел легендар якташыбыз, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасы сәнәгать куәтенең йөзе һәм бик күп буын татарстанлыларның хезмәт даны символы булып торган «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесенең беренче генераль директоры Николай Васильевич Лемаевның тууына 90 еллыкны билгеләп үтәбез. «Шунысы куанычлы: ул башлап җибәргән традицияләрне хәзерге заман нефтехимиклар буыны дәвам итә. Бүгенге Түбән Кама нефтехимиклары – Түбән Каманы зур нефть химиясе шәһәре буларак танытучы, югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүче, территориябезнең тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итүче «Түбән Кама Нефтехим», Түбән Кама шин комплексы, «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» эшчеләренең меңләгән армиясе», – диде сәламләү сүзендә Айдар Метшин.
Кунакларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. Химиклар көнен республика күләмендә Түбән Камада үткәрү яхшы традициягә әйләнүен ассызыклады ул. Аннары тармакның лаеклы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре әйтте. Бәйрәм концертына алар да чакырулы иде. 
«Химиклар көне минем өчен – туган көнемнән соң, икенче бәйрәм. Мин аны ел буе түземсезлек белән көтеп алам», – дип, хатирәләре белән уртаклашты «Түбән Кама Нефтехим»да 46 ел эшләп, лаеклы чыккан Васил Камалов. «Химиклар көне – хезмәттәшләр белән очрашу көне дә, бергә эшләгән дуслар белән күрешәбез, яшьлек елларын искә алабыз», – дип билгеләп үтте ветеран хезмәткәр Рәис Батыршин. 
Алар эшен яшьләр лаеклы дәвам итә. Түбәнкамалылар «WorldSkills Russia-2019» илкүләм милли чемпионатында җиңү яулыйлар. Алар һәм башка мөхтәрәм кунаклар алдында Россия эстрадасы йолдызы Александр Маршал чыгыш ясады.
Матур гадәт буенча, бәйрәм кичке якта Нефтехимиклар паркында дәвам итте. Анда Түбән Каманың «Романтика» төркеме, сәнгать коллективлары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Моннан тыш, паркта «Нефтехимик» футбол һәм хоккей клубларын тәкъдим итү узды, җанатарлар яраткан уенчылары белән фотога төште һәм автографлар алды. Балалар өчен аерым программа әзерләнгән иде: «Мавыктыргыч химия» тамашасы, «Нефтехимик» спорт клубы оештырган башка бик күп төрле төрле конкурслар дәвам итте. 
Бәйрәм кичке 20.00 сәгатьтә төгәлләнде. 
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев