Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелемнән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, туганнар һәм якыннар турында кайгырту – болар һәркемнең тормышындагы төп кыйммәтләр. Алар тормышыбызның мәгънәсен тулыландыра, бәхет һәм шатлыкларны тулысынча ачып бирергә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, мәдәни традицияләр өлкән буыннан яшьләргә нәкъ менә гаиләдә күчә.
Үзара мөнәсәбәтләрен күп еллар дәвамында акыллылык һәм игелеклелек, аңлашучанлык һәм хөрмәткә нигезләнеп корган нык һәм тату гаиләләр Түбән Кама районында бик күп. Һәм мин, беренче чиратта, бернигә дә карамастан, мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын күп еллар буе саклап калган гаиләләрне чын күңелемнән котлыйм. Аларның гаилә гореф-гадәтләренә сакчыл мөнәсәбәте, чисталыгы һәм ихласлыгы тормыш юлына яңа аяк баскан яшь парлар өчен үрнәк булып тора.
Бу искиткеч матур бәйрәм көнендә үз балаларын тәрбияләүчеләргә генә түгел, күп балалы гаиләләргә һәм ятим балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга аеруча рәхмәтлемен. Ә яңа өйләнешүче яшь парларга – сабырлык һәм чиксез мәхәббәт телим.
Барчагызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, үз көчегезгә ышаныч, киләчәккә якты өметләр телим! Бер-берегезне яратыгыз! Балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булсын! 
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев