Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Түбән Кама районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләрне, күп кыенлыкларга карамастан терлекләр үрчетү, чәчүлекләр, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне, җирдә яшәүче һәм хезмәт куючыларны шушы бәйрәм берләштерә.
Түбәнкамалыларның тормыш дәрәҗәсе күтәрелү, мул яшәүләре һәм сәламәтлекләре сезнең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле. Нәкъ менә сез, районыбыз хезмәтчәннәре, безнең барыбызны да югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәсез, сезнең ярдәм белән өстәлләребездә һәрвакыт яңа пешкән икмәк бар.
Түбән Кама районының аграр тармагын формалаштырган фидакарь һәм хезмәт сөючән ветераннарга аерым рәхмәт сүзләремне һәм теләкләремне җиткерәм.
Кадерле игенчеләр, механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре! Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Авыр хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек, һәрвакыт яхшы һава торышы һәм мул уңышлар гына телим.
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X