Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

КОТЛАУ

Шәһәребезнең һәм районыбызның хөрмәтле мөселманнары! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бу якты бәйрәм бөтен дөньядагы ислам динен тотучыларны берләштерә һәм дин тотучыларның гамәлләрен бары тик яхшылыкка – мәрхәмәтлелеккә, гаделлеккә һәм якыннары белән ярдәмләшеп яшәүгә юнәлдерә. 
Корбан бәйрәмендә кунакка йөрешү гадәткә кергән. Һәр йортта өстәл әзерләнә, догалар һәм изге теләкләр яңгырый. Бу бәйрәм кешеләр күңелендә аерым бер хис тудыра. Кешеләргә ярдәм күрсәтүчеләр һәм аны кабул итүчеләр дә бәйрәм көннәрендә зур шатлык кичерәләр.
Түбән Кама районы мөселманнары яшьләрне рухи-әхлакый яктан тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, динара мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм исламның чын йолаларын ныгытуга ярдәм итәләр. Тынычлык һәм татулык – шәһәребез халкының иң кадерле, иң кыйммәтле байлыклары, без аны сакларбыз һәм арттырырбыз. Ислам дине дә, христианныкы да безне шуңа өйрәтә! 
Кадерле түбәнкамалылар! Сезне чын күңелдән бу бөек бәйрәм белән котлыйм! Аллаһ һәр гаиләгә, һәр кешегә, нинди дин тотуына карамастан, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек һәм иминлек бирсен!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев