Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Корыган агачларны кисәләр

«Гаилә» паркының урман полосасында корыган һәм ботаклары черегән агачлар бик күп. Анда корып сыну куркынычы булган һәм карт агачларны кисәргә керештеләр.

Әлеге эшне башлаганчы шәһәр урманчылыгы белгечләре күләмле тикшерү үткәргәннәр. Бу хакта шәһәр администрациясе дә анык аңлатма бирде. «Һава торышы мөмкинлек биргәндә, без бу эшләрне тәмамларга тырышабыз. Ә яз көне яңа агачлар утыртачакбыз. Бу парк алга таба да яшәсен, кешеләр безнең паркта рәхәтләнеп ял итә алсын өчен кирәк. Монда бүтән максатларның булуы да мөмкин түгел. Без алга таба да бары тик эко-сукмаклар, урманны карап йөрү зоналары гына ясаячакбыз», — дип аңлатты Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев. 

Агачның кисеп алынырга тиешме-юкмы икәнен берничә этапта билгелиләр. Беренче чиратта, агачны тышкы яктан күзәтеп, тикшереп чыгалар. Кайчак, агач бернәрсә белән авырмаса да, аны барыбер кисәргә туры килә. Әйтик ул, үтеп-сүтеп йөрүче кешеләргә куркыныч авышлыкта торса. 

Шулай ук белгечләр агач ботакларының эченә тишек ясап, черегәнме-юкмы икәнен тикшерәләр. Бу процессны белгечләр «урман патологиясе тикшерүе» дип атыйлар. Сайланган агачлар киселгәч, калганнарында да ныклы тикшерү уздырачаклар. Кабат шундыйлар табылса, аларын да кисәчәкләр. 

«Әлеге тикшерү эшләреннән соң, агач утырту буенча компенсацион-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк», — диде «Түбән Кама урманчылыгы» вәкиле Алексей Кузьмин. 

Белгечләр барлык чирле һәм «куркыныч» агачларны тапканчы, яңаларын күпме утыртырга туры киләчәге билгесез. Хәзергә утыртыласы агачларның каен, имән һәм зәңгәр чыршы булачагы гына мәгълүм. 

Анжелика Степанова
Фотолар ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев