«Корбан» – «якынаю» дигәнне аңлата
Түбән Кама үзәк мәчете манараларына кояшның беренче нурлары төшкәндә Аллаһ йорты ишегалдында кеше шактый җыелган иде.
Алдан таләп ителгәнчә, Корбан гаете намазына мөселманнар үз намазлыклары, битлек һәм перчаткалар киеп килде. Ә динамиклардан колакларны иркәләп, изге Коръән сурәләре яңгырады. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов вәгазендә рухи һәм тән сәламәтлегенең мөһимлеге, быелгы зур сынауның күп нәрсә турында кабат уйланып, күп әйберләрнең кыйммәтен аңларга этәрүе турында сөйләде. Елдагыча, аның чыгышы мәчет ишегалдындагы зур экранда да күрсәтелде.
Гает намазы вакытында кагыйдә буенча намазлыклар арасында ара калдырылып укылды. Сүз уңаеннан, мәчеткә елдагыча шәһәр мэры Айдар Метшин да килгән иде. Барлык җыелган халык кулларын күтәреп, Раббыбыздан Түбән Камабызга – иминлек, гаиләләренә һәм үзләренә сәламәтлек, бәхет һәм гөнаһларының кичерелүен сорады.
Ә менә корбан чалырга те-ләүчеләр сарыкларны үзләре эзләргә мәҗбүр иде. Быел мәчеткә корбанлыкларны алып килү тыелды. Бәяләр районда сарыкның авырлыгына карап, 6000-12000 сум иде. Ә менә мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләрдән итне өч көн дәвамында кабул итеп, соңыннан таратып та чыктылар.
«Чикләүләрсез Корбан гаете» акциясе кысаларында мәчет хезмәткәрләре физик мөм-кинлекләре чикле 660 шәһәрдәшкә икешәр кило корбан ите һәм ризык (кайнар пылау һәм салат) таратып чыкканнар. Мохтаҗлар исемлекләрен иҗтимагый үзидарә советлары, инвалидлар оешмалары һәм йорт өчен җаваплылар тапшырган.
Ф.Кадыйров фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев