Көйләнүле юл киселеше булачак
Түбән Камада Химиклар проспекты белән Бакый Урманче урамы чатында көйләнүле юл киселеше барлыкка килергә мөмкин.
Әлеге юл участогында хәрәкәтне ничек оештыру мәсьәләсе шәһәр мэры Радмир Беляев тарафыннан социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыруда күтәрелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, түбәнкамалыларның күпчелеге биредә светофор белән көйләнүле киселеш булдыруны хуплаган.
Бу мәсьәләдә соңгы карар белгечләр үткәрәчәк анализ нәтиҗәләреннән соң кабул ителәчәк. Шәһәр мэры үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Октябрьнең 50 еллыгы урамының так санлы ягында ике яклы хәрәкәт оештыру, шулай ук Бакый Урманче урамы белән Химиклар проспекты киселешендә юл чаты ясау тәкъдим ителә.
Фаразланганча, әлеге үзгәрешләр транспорт агымын җайларга һәм шәһәрнең бу өлешендә юл-транспорт һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Шушы максаттан шәһәр хакимияте Казан белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Аларга тәкъдим ителгән үзгәрешләрне компьютер модельләштерү ярдәмендә транспорт йөкләнешенә исәп-хисап ясау һәм әлеге участоктагы хәзерге хәл белән чагыштырма анализ үткәрү бурычы куелган.
Анализ нәтиҗәләре әзер булгач, әлеге юл участогы буенча ахыргы карар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев