Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күлне чистарттылар

«Чиста яр» республика акциясенә кушылып, 100дән артык түбәнкамалы Каракүл (аны икенче төрле Пионер күле дип тә йөртәләр) ярларын чистартырга чыкты.

Түбән Камада «Экомир» дип аталган яңа иҗтимагый оешма барлыкка килде. Каракүл ярларын чистарту – аларның беренче «яшел» акцияләре. Санитар җыештыруга КФУның гамәли экология кафедрасы мөдире Надежда Степанова һәм доцент Олег Никитин да килделәр. Казан федераль университеты узган ел Түбән Кама башкарма комитеты заказы буенча күлдә комплекслы тикшерү дә үткәргән иде.
Өмәгә шәһәрнең төрле предприятеләрендә эшләүчеләр, бакчачылар кушылып, бу көнне шактый гына чүп-чар җыеп алдылар. Ватык пыяла шешәләр, пластик савыт-саба – түбәнкамалылар үзләре артыннан калдырып китәргә яраткан чүп-чар, күл буенда шактый. Алар тирә-як матурлыгын бозып кына калмый, ә экологиягә дә шактый зыян сала. Каракүлдә Кызыл китапка кертелгән ак төнбоек (белоснежная кувшинка) һәм сары төнбоек (бутон желтый) үскәнен дә күпләр белмиләрдер әле.
Тик кешенең үзаңы үзгәрмәсә һәм артыннан чүп-чарын җыештырмаса, яр буе тиз арада тагын җыен шакшы белән тулыр. Юкса, бер авырлыгы да юк бит инде, үзеңнән калган чүп-чарны пакетыңа кире тутырасың да, шәһәрнең беренче чүп контейнерына салып калдырасың. Икенче юлы килүгә, чиста матур урын эзләп йөрисе булмый...
Шушы көннәрдә шулай ук «Чиста уеннар» чираттагы экологик акциясе үтте. 50 ләп укучы һәм студент 15 командага бүленеп, Кама яр буен тәртипкә китерде. Җәй буена анда буш шешәләр, калай банкалар, шоколад кәгазьләре җыелган. Чүп тутырылган һәр капчык өчен катнашучыларга баллар билгеләнде. Уртак көч белән 108 капчык җыелды. Җиңүче исеменә 3 нче мәктәп лаек булды, икенче урында – И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сарае командасы, өченче урынны КИУ студентлары алды. Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Чираттагы уеннар икенче елның язында оештырылачак.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото e-nkama.ru cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев