Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кискен чаралар кулланылачак

16-17 апрельдә шәһәрнең кайбер микрорайоннарында, бигрәк тә шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр һавада ниндидер ят ис сизмичә калмаганнардыр. Түбәнкамалылар аны кайсыдыр химия предприятиесеннән атмосферага чыгарылган зарарлы газ дип фаразладылар. Җитәкчеләрнең узган дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Айдар Метшин да шушы хакта искә төшерде.

Әлеге вакыйгадан соң, экологлар атмосфера составын тикшерү өчен «проба»лар алганнар. Нәтиҗәдә, 9 очракта күкертле водород буенча химик элементларның һәм кушылмаларның күләме нормадан югары, шулай ук этил бинзолының да рөхсәт ителгән чиктән артык булуы ачыкланган.
Тикшерү вакытында төзелгән барлык беркетмәләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына юлланган. Анда тиешле исәпләүләр үткәргәч, атмосфераны зарарлаучы төп чыганак ачыкланачак. Әлеге эш буенча административ тикшерү уздырылачак һәм аның материаллары судка тапшырылачак.
«Моннан ике атна элек судта нәкъ шушындый ук эш тикшерелде инде. Анда да безнең шәһәрнең бер предприятиесе гаепле дип табылды һәм аңа карата штраф санкцияләре кулланылды. Андый экология куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга карата без кискен позициядә торачакбыз», – дип белдерде Айдар Метшин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X