Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кино төшерүне дә булдырабыз

Шәһәрдәшләребез «Глаголица» балалар әдәбияты премиясе бәйгесендә катнаша. Алар, «Тукай абый белән сөйләшәм» шигыренә нигезләнеп, кыска метражлы фильм төшергәннәр. Мондый бәйге беренче мәртәбә уздырыла. Бу фильмны караучыларны Тукай белән сөйләшүче малай, үзенә ияртеп, бөек шагыйрь яшәгән вакытка һәм урынга алып китә. Ул болында казлар куа, җиләк җыя, дуслары белән елгада коена....

Шәһәрдәшләребез «Глаголица» балалар әдәбияты премиясе бәйгесендә катнаша. Алар, «Тукай абый белән сөйләшәм» шигыренә нигезләнеп, кыска метражлы фильм төшергәннәр. Мондый бәйге беренче мәртәбә уздырыла.
Бу фильмны караучыларны Тукай белән сөйләшүче малай, үзенә ияртеп, бөек шагыйрь яшәгән вакытка һәм урынга алып китә. Ул болында казлар куа, җиләк җыя, дуслары белән елгада коена. Хәтта шүрәле белән очраша. Тик элекке заманда «шорты»дан йөрмәгәннәр, футбол уйнамаганнар шул. Шулай итеп, хәзерге заман хыял белән үрелеп бара. Төп рольне башкаручы Таһир Әшрәповка да. «Тукай абый белән сөйләшәм» шигырен язучы Ринат Кәлиевкә дә - 11 яшь. Шуӊа да автор һәм башкаручы бер-берсен дөрес аӊлаганнар булса кирәк. Һәрхәлдә, Таһирныӊ әнисе Зөлфия Әшрәпова шул фикердә.
- Ринат бу шигырьне язып, былтырәдәби бәйгедә җиӊү яулаган, без әсәрне укыгач, әлеге образ улыбызга якын булыр, дип уйладык, - ди ул.
Фильмны башта Түбән Камада, аннары Югары Чаллы авылында төшерергә карар кылалар. Әзерлек эше озак бара: маршрут ясау, киемнәр сайлау, тиешле атрибутлар әзерләү.
Ә менә төшерү процессы өчен бары бер көн җитә.
Ярдәмгә авылдашлары да килә. Балалар өчен катнашу күңел ачу белән тиң: алар суда коена, футбол уйный, мәдрәсәдә «укыйлар», җиләк-җимеш җыя. Кыска метражлы фильмнар төшерүдә Әшрәповлар гаиләсендә тәҗрибә бар.
- Без Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышлап та, табигатьне саклау темасына да видеороликлар әзерләп, призлы урыннар яуладык, - ди гаилә башлыгы Зөфәр Әшрәпов.
Бәйгедә катнашкан фильмнар арасында шушысы гына татар телендә. Әш-рәповлар җиӊү яулый аласыларына ышаналар. Жюри әгъзалары бәйге нәтиҗәләрен 19 ноябрьдә игълан итәчәк. Уӊышлар телибез.
Лилия
Заһретдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев