Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Киләсе ел өчен эшләр билгеләнә

Муниципаль районда 621,7 миллион сумга барлыгы 69 ишегалды төзекләндерелгән.

Муниципаль районда 621,7 миллион сумга барлыгы 69 ишегалды төзекләндерелгән.

«Безнең ишегалды» президент программасы кысаларында юллар, тротуарлар, машина кую урыннары төзекләндерелде, урамнарны яктырту баганалары утыртылды, балалар һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылды. Шәһәрнең ун ишегалдында эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру дәвам итә.

Кама Аланындагы 2/13 йорты ишегалдында, финанс мәсьәләләренә бәйле рәвештә, соңга калып булса да, җылылык торбалары алыштырылды.

Программаны тормышка ашыруның сыйфатын бәяләү максатында, башкарма комитет, идарәче компанияләр белән берлектә, ишегалларын карап чыкты. Тикшерүләр барышында кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланган.

Бүгенге көндә 2023 елда төзекләндерелергә тиешле ишегалларының исемлеген төзи башлаганнар. Анда барлыгы 68 ишегалды кертелгән, шуларның унысы – районда. Хәзерге вакытта эш программасы планына кертелгән ишегаллары буенча шул йортларда яшәүче түбәнкамалылар белән очрашулар башланды. Бу сөйләшүләрдә һәркем ишегалды территориясен төзекләндерү буенча үз тәкъдимен белдерә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев