Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Сезне чын күңелемнән иң яраткан милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм!

Ул күп гасырлар элек Сабан бәйрәме буларак барлыкка килеп, хәзер дә шулай булып кала һәм барыбыз өчен дә көтеп алынган вакыйга булып тора. Язгы чәчүләрне уңышлы тәмамлагач, без, күркәм гадәт буенча, киләчәк уңышка ныклы нигез салган һәм югары нәтиҗәләргә ирешеп, безнең территорияне үстерүгә үзләреннән сизелерлек өлеш кертүче авыл халкының уңышларын билгеләп үтәбез.
Түбән Камада Сабан туе инде күптән бары тик бер милләт бәйрәме генә булудан узып, бүгенге көндә безнең төбәктә яшәүче барлык 50 ләп милләт халкын берләштерүче зур фестиваль булып тора. 
Бу – безнең иң кадерле байлыгыбыз, һичшиксез, әлеге рухи байлыкны сакларга һәм үстерергә тиешбез! 
Сабан туе бәйрәме безнең барыбызга да яңа көч һәм иртәгесе көнгә ышаныч бирсен, Түбән Кама районы чәчәк атсын өчен, изге эшләргә һәм матур башлангычларга рухландырсын. Бу бәйрәмдә һәрберегезгә әйбәт кәеф һәм киләчәккә ышаныч юлдаш булсын! Түбәнкамалыларның барчасына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев