Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халык мәнфәгатьләрен кайгырталармы?

Түбәнкамалыларның күпчелеге суд приставлары хезмәтенең эшчәнлегеннән риза түгелләр.

Моңа аптырашлы да түгел. Чөнки суд приставларының эшләгән эшләре күзгә күренми. Бәлки лаеклы, нәтиҗәле хезмәтләре дә бардыр. Ә әлегә гади түбәнкамалылар өчен аларның бар эшләре счетка арест салуга гына кайтып кала.
Суд приставлары эшчәнлегенә ризасызлык белдерүче түбәнкамалылар арасында мин дә бар. Чөнки ике-өч җөмләдән генә торган мәгълүмат алыр өчен атна буе белешмәдә күрсәткән бар телефон номерлары белән ничәшәр мәртәбә шалтыратканмындыр – тик телефонны алучы гына булмады. Соравым да бик гади иде югыйсә, Түбән Кама районында чит илгә чыгу тыелган күпме кеше бар, дип сорарга гына иде исәбем. Телефонны алмасалар да, эшлиләр икән. Әнә, чит илгә чыгу тыелган бер түбәнкамалы бик уңышлы гына Болгариядә ял итеп кайткан бит әле. Нигәдер, суд приставы үзе ясаган тыюны, үзе алган. Тикшерү, бу суд приставының гаебен дәлилләгән һәм аның үзенә закон каршында җавап бирергә кирәк булачак.
Ә шунда бу тыелган су саклау зонасында үз белдеге белән төзелеш эшләре башкарган кеше урынында гади бер пенсионер булса... Инде күптән аның юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, түләнми калган штрафы өчен дә бердәнбер кереме булган пенсия картасына арест салып куйган булырлар иде.
Ә сез приставлар утыра торган бинага барып карагыз! Кыямәт мәхшәр диярсең. Бишенче катта утыручы приставларга чират баскыч буйлап беренче катка кадәр төшә.
Мондый озын чиратларны кадрлар җитмәү белән аңлаталар аңлатуын. Имештер, бер суд приставы 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бу бик зур йөк, һәм шунлыктан хаталар да күп китә икән. Ә ярты көн чират торган, инде җиде ел элекке иреннән алимент ала алмаучы кешегә бу аклану белән нишләргә? Аның белән балага кием дә, ашарга да алып булмый бит...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев