Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Кешеләр мине «бәхетле» ди»

87 яшьлек Раилә Галимҗан кызы Хөснелгатинаны (фотода) редакциябезгә оныгы алып килде. Мөлаем, нурлы йөзле, кулына чәкчәк тоткан әбекәй үзе кунаклар кабул итә диярсең. Ирексездән, «тормышы бәхетле булган» дип уйлап куйдым. Раилә әби үз тормышының һәр көне, һәр сәгате турында тәфсилләп сөйли ала. Үзе әйтүенчә, яхшы хәтернең сере - майлы ит...

87 яшьлек Раилә Галимҗан кызы Хөснелгатинаны (фотода) редакциябезгә оныгы алып килде. Мөлаем, нурлы йөзле, кулына чәкчәк тоткан әбекәй үзе кунаклар кабул итә диярсең. Ирексездән, «тормышы бәхетле булган» дип уйлап куйдым. Раилә әби үз тормышының һәр көне, һәр сәгате турында тәфсилләп сөйли ала. Үзе әйтүенчә, яхшы хәтернең сере - майлы ит ашавында. Әбекәйгә күп гаделсезлекләр, югалтулар кичерергә туры килгән. Бу турыда ул бәйнә-бәйнә сөйләде.
- Мин Башкортстан якларыннан. Әтием Совет власте өчен көрәшкән, революциядә катнашкан. Ул бик белемле кеше иде, рус мәктәбендә укыган. Башкортстанда Эстәрлетамакта хезмәт иткән чагында, 1932 елда һәлак булган. Атын бәйләп, коега су эчәргә килгәч, үтереп, шул коега салганнар. (Раилә апаның кулында чәчәккә күмелгән табут эчендә ятучы кеше - әтисе сурәте. Тирә-ягына шактый кеше җыелган).
Әнием Хайза без - ике сабые белән калган: апам Фәүзиягә - 4 яшь, миңа - 2. Күп тә үтми, әнине кияүгә биргәннәр. Ире аны Урта Азиягә алып киткән. Безне нәнәем (әбием), үзем карыйм дип, җибәрмәгән. Барыбыз да әтинең энесе йортында яшәдек. Аннары абзый өйләнде, бер-бер артлы балалары туды. Апам белән мине балалар йортына җибәрделәр. Нәнәем каникулга гына алып кайта иде.
Әнине сугыш беткәч кенә күрергә насыйп булды. Юллар ачылгач кайтты ул. Үзе белән бернәрсәсе дә юк. 40 яшендә генә булуына карамастан, авызындагы тешләре коелып беткән. Ире сугыш вакытында хәбәрсез югалган, улы Рәшит белән калганнар.
Абыйда чәй эчеп утырганда, әнием Фәүзияне алты айга алып китәргә теләвен әйтте. Мин самавыр артында посып утырам. Бу сүзләрне ишетүгә үк: «Мин дә китәм», - дидем. «Китмисең, урының яхшы. Сиңа укырга кирәк (өченче сыйныфта укый идем)», - дип кырт кискәч: «Поездны карап торам да, артына барып утырам», - дип җавап кайтардым. Аннан соң гына абзый да, нәнәем дә ризалашты. Абзый, ике сарык суеп, акчасын әниемә бирде.
Поездда 18 көн бардык. Вагонда фронттан кайтучы солдатлар. Үзбәкстанга җиткәч, барыбыз да Арал диңгезендә юынганыбызны хәтерлим. Аннары әни торган урынга - Ленинабад шәһәренә юл алдык. Яшәү шартлары бик авыр икән. Бүлмәдә кечкенә тимер мич бар. Урын аз. Күп тә үтми, артыбыздан диярлек, абзый килеп җитте дә, мине үзе белән кире Башкортстанга алып китте.
Безгә - ятимнәргә пенсия түләнгәнен байтак вакыт узгач кына белдек. Абзый авыл советы рәисе булып эшләде. Германский сепаратордан сөт аертырга ике авыл халкы килә. Абзый ерактан күренеп торган мәһабәт йорт төзеп куйды. Безнең пенсия дә шунда кергәндер.
Үзем кечкенә, ябык, ә эшне өяләр генә. Нәнәем дә картайды. «Мин үлеп киткәнче, сиңа китәргә кирәк. Фәүзиягә хат яз, Раиләне сагынам дип, үзенә дәштерсен», - дип әйтә торды. Мин апам белән җизнәмә (апа ул вакытта кияүгә чыккан һәм ире белән Ленинабадта яши иде) хат язып җибәрдем. Алардан ике хат килде, әмма абзыйның җибәрәсе килмәде: печән җыярга, бәрәңге алырга кирәк, янәсе. Бәрәңгене дә чыгардык, печәнне җыярга кешеләр булышты. Абзый эшкә икенче авылга җибәрде. Бер чиләк бәрәңге тоттырып, 8 километр ераклыкта булган әнием туган авылга киттем. Шуннан кайткач, китәргә рөхсәт булды.
Абзый мине тимер юл станциясенә илтеп куйды. Кыш булуга карамастан, аягымда - нәнәемнең брезент туфлие (Урта Азиягә барам бит!). Поездны көтә-көтә аяк-кулларым туңды. Яшь хатыннар вагонга менәргә ярдәм иткәндә аякларымны инде сизми идем. Дәүләкән станциясендә ирләргә кар алып керергә куштылар, шуның белән ышкыдылар.
Килеп төшкәч тә, башта апаларга бардым. Эшкә урнаша алмыйм - 18 яшем тулмаган. ФЗӨгә кердем. Апа заготзернода эшли, мин дә ярдәм итәм. Ул гына миңа якын иде. Әни авырды. Хәлен белергә дип ФЗӨдән кайтсам, урын-җир әйберләре урамга чыгарылган. Әни үлгәнен күрми дә калганмын. Апага эшләгән җиреннән аграк капчыклар биргәннәр. Әнине юып, шулар белән кәфенләдек.
ФЗӨне тәмамладым. Фәүзия апа: «Рәшитне балалар йортына тапшырырсың», - дип, 6 яшьлек Рәшит белән икебезне Уфага җибәрде. Ятим булуы турында белешмә алдым, бер кырым хатыны энемә чалбар текте, бүрек бирде.
Җиңги безне караңгы йөз белән каршы алды. Рәшитне Уфага үзе алып китте. Кайткач, дәшмәде. «Туганымны кая куйдың?» - дип сорарга да куркам. Көчемне җыеп, сорагач, тыныч кына: «Поезд астына салдым», - дип җавап бирде. Күпмедер вакыт узгач кына җиңгинең Рәшитне милиция бүлеге янына алып килеп, «хәзер киләбез» дип, китүләре турында ишеттем. Баланың бүлеккә кереп китүен качып, күзәтеп торганнар.
Мин кире Ленинабадка кайттым. Электростанциягә эшкә урнаштым. Бер марҗа кыз белән икебезгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Мин эшләгән урында җитәкче туганымны эзләп тапканнар. Хат килде. Ул вакытта кияүгә чыккан идем.
Иремә хатны күрсәтмәдем. Сорап, яшь балам белән Куйбышевка - апа янына киттем (ул күченеп, гаиләсе булән шунда яши иде). Рәшит белән күрештек, сөйләштек. Ул башта авылга кайткан икән. Апаның адресын алып, Куйбышевка килеп төшкән. Тиздән Рәшит Сәмәркандка китте, без бүтән күрешмәдек тә.
Тормышыңның кайсы вакытына кире кайтыр идең, дип сорасалар, булачак ирем белән танышып, кияүгә чыккан вакытка, дияр идем. Вәлиәхмәтем мине кичке уенда күргән. Көләч йөземә карап: «Хәсрәтсез, бәхетле», - дип уйлаган. Өйләнешкәч тә: «Миңа кадәр булган тормышыңны сөйләмә», - ди торган иде. Аның белән бергә яшәгән елларны тагын бер яшәр идем. Ул бик матур иде. Дус кызларым: «Шундый матур егеткә ничек бардың?» - дип сорагач: «Егетләремнең барысын тезеп куйдым да, иң матурын сайладым», - дип җавап бирә идем. Бәхетле булып яшәдек. Аны каршы ала, озата идем. Ормады, сукмады. Миңа «алмам» дип кенә эндәшә иде. Мин аңа татарга чыгам дип чыктым. Монда кайтсам, мишәр егете булган икән. Аксубай районы Ибрай авылыннан икән. Шунысы кызык: авылга кунакка кайткан саен, күчтәнәчкә... кәфенлек алып кайта идек. Авылда кеше үлсә, булмый да, әни үзенекен бирә иде. Каенанам да әйбәт кеше иде.
Ленинабадта 45 ел ефәк фабрикасында эшләдем. 132 сум пенсия белән чыктым. Ирем хәрби заводта эшләде. Ике улыбыз - алтын алмаларыбыз туды. Аларны татар кызларына өйләндердек. Ике улыма да кызларны үзем табып бирдем. Аннары гаиләләре белән Татарстанга җибәрдек.
Бер улымның хатыны Ибрай авылыннан. Минем кебек ятимә, әнисе үлгән. Мине яратыр, дип уйладым. Аллага шөкер, 40 ел менә дигән итеп яшиләр. Киленнәр мине хөрмәт итә, оныкларын караштым. Бер улым гаиләсе белән Чаллыда яши.
90нчы елларда Таҗикстаннан күп кеше китә башлады. Немецлар, кырымнар... Без торып калдык. Тик эш юк иде. Балалар гел Татарстанга чакырды. Квартирны сатар идек тә, алучы юк. Аны ничек ташлап китәсең? Ниһаять, тәвәккәлләп, 2000 елда кайттык. Башта Чаллыда яшәдек. Аннары Кама Аланында квартир сатып алып, шунда күчендек. Башта авыр булды, әлбәттә. Җылы, кояшлы Таҗикстаннан соң карлы, буранлы кышларда туңдык. Вәлиәхмәт ун ел элек вафат булды.
Үз гомеремдә алты операция кичердем. Берсен - ирем үлгәч. Ленинабадка әнием янына барганда станциядә поезд көтеп өшегән вакытта, аның кадәр авыр булмаган икән. Ә менә шул вакытта туңган тырнакларымны алдыру авыр булды. Мине йөри алмас диделәр. Ә мин хәтта 2012 елда хаҗга да барып кайттым.Барлык кешеләр мине «бәхетле» ди, үзем дә шулай саныйм. Рәхәт тормыш кичердем. Сынмадым. Кунакка еш киләләр. Ишегем ябылып тормый.
Оныкларымны, оныкчыкларымны күрү нинди шатлык! Үземне кирәк итеп тоям.
Коръән укыйм. Еш кына ашларга да чакыралар. Бик күп язам. Балалар йортында торып өченче сыйныфта укыганда, ял көннәрендә тәрбияче безне вокзалга алып бара. Без, балалар, солдатларга хат яза идек. Хәзер дә үз дәфтәрләремә мөнәҗәтләр, хәдисләр, догалар язам. Ошаган шигырьләрне газеталардан кисеп алып, ябыштырам. Үземнекеләрне дә шунда теркәп барам.
Сөйлим әле, балам, сүзләремне,
Сүзләремә тулган моңнарым.
Мин үлгәч тә, балам, Коръән укы,
Тәрәзәңнән кайтып карармын.
Зинһар өчен ясин укыгыз,
Тыныч ятсын дип әнкәем.
Атна кичләрендә
мин кайтырмын
Ак күбәләк булып, бәбкәем...
Оныкларым, синең турыда китап язарга кирәк, диләр. Китап язуның чыгымнары бик күп. Әйтәсе сүз, истәлекләр дә күп, югыйсә.
Сөйләшә торгач, бер сәгатьтән артык вакыт узганын сизми дә калдык. Раилә әбине алып китәргә дип оныгы керде. «Ул бүген төнге сменадан соң, йокламаган» дип борчылып куйды әбисе. Кунагыбыз чыгып киткәч, барлык танышлары кебек, мин дә «кара әле, бәхетле дә инде Раилә әби», дип уйлап куйдым.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Лилия Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев