Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Керткән өлешләре өчен

Модернизацияләү республика программасын тормышка ашыруда һәм беренчел-амбулатория челтәрен ныгытуда активлык күрсәткән хезмәткәрләрне Түбән Кама дәваханәләре бүлек мөдирләренең гомуми җыелышында бүләкләделәр. Исегезгә төшерәбез: Түбән Кама үзәк дәваханәсендә республика бюджеты исәбеннән ике зур поликлиника төзекләндерелде. Ремонт эшләре вакытында эштә активлык, оештыру осталыгы күрсәткән өчен баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Сергей Мерясевка,...

Модернизацияләү республика программасын тормышка ашыруда һәм беренчел-амбулатория челтәрен ныгытуда активлык күрсәткән хезмәткәрләрне Түбән Кама дәваханәләре бүлек мөдирләренең гомуми җыелышында бүләкләделәр.
Исегезгә төшерәбез: Түбән Кама үзәк дәваханәсендә республика бюджеты исәбеннән ике зур поликлиника төзекләндерелде. Ремонт эшләре вакытында эштә активлык, оештыру осталыгы күрсәткән өчен баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Сергей Мерясевка, баш табибның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Зөфәр Гариповка, 1 нче поликлиниканың көндезге стационар өлкән шәфкать туташы Марина Аксютинага, провизор-технолог Флүс Шәйморзинга, медицина лаборатория технигы Фәрхан Сәлигуллинга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән 1 нче поликлиниканың 1 нче терапия бүлеге табибы Мансур Шакировны, кастелянша Рәхилә Нәбиеваны бүләкләделәр.
1нче поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Әския Нурисламовага, 1нче поликлиника мөдире Розалия Хәйруллинага, ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Земфира Әхмәтшинага Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев