Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кемгәдер эссе, кемдер туңа...

Түбән Кама йортларына җылылык бирү сезонын ачканга хәйран вакыт үтте. Гадәттәгечә, торбалар кыза башлауга, ялт итеп кояш та чыга. Гел шулай була бит, майда җылылыкны өзүгә – көннәр суыта. Сентябрьдә җылылык бирүгә – кояш кыздыра. Хәзер дә, эсселеккә чыдый алмый, форточкаларны гына түгел, тәрәзәләрне дә шар ачып куябыз. Фатирларда артык кызу. Безнең кебек эсседән «рәхәт» чигүчеләр Бызов урамындагы 5А йортында бар икән. Алар да артык кызуга зарланалар.

Ә бит моннан берничә ел элек, җылылык өчен түләү бәясе арттырганда һәр йортның подвалында регулятор-көйләгеч булачак, һәм һава торышына карап, җылылык көйләнеләчәк дип вәгъдә биргәннәр иде. Моның өчен шактый гына акча каердылар, дип тә истә калган. Тик бу чираттагы «саескан очырту» гына булды ахрысы.
Без эсселеккә чыдый алмаганда, кемнәрдер салкынга тилмерә. Тынычлык урамының 10нчы йортында яшәүчеләр торбаларның салкын булуыннан зарлана. Бакый Урманче урамындагы 9нчы йортта яшәүчеләр дә, салкын фатиртирларыннан, инде икенче мәртәбә җылылык трассаларын казуларын карап утыралар.
Гагарин урамындагы 38 нче йорт тирәсендә дә гел бер урынны казыйлар. Әллә үзләренчә шулай квест-уен оештырулары. Әллә нәрсәдер яшереп, ел саен шуны эзләүләре, белмәссең...
Мин әле берничә очракны гына яздым. Чынлыкта артык эсседән, яки киресенчә, салкыннан зарланучылар Түбән Камада шактый.
Күргәнегезчә, җылылык трассаларында аварияләр кирәгеннән артык күп. Ә җәй буе үткәрелгән опрессовкалау һәм ремонт эшләрендә нигә бу урыннар ачыкланмаган? Сорау җавапсыз.
Ел саен шул бер үк эш бит инде. Май аеннан сентябрьгә кадәр үз эшләрен намус белән башкарсалар, авария очракларын шактый киметеп булыр иде.
Һәр ай саен килгән түләү кәгазьләрендә «агымдагы ремонт» эшләре өчен дә түләнелгән сумнарны санасаң, бездә инде күптән бөтенесе дә ал да, гөл булырга тиеш...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев