Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Кардан чистарталар

Түбән Камада шәһәрне кардан чистарту эшләре дәвам итә. Көчле кар явудан соң шәһәр хуҗалыгы хезмәтләре урамнарны һәм ишегалларын тәртипкә китерә.

Хәзерге вакытта шәһәрнең магистраль һәм квартал эчендәге юлларында 107 берәмлек махсус техника эшли. Алар юлларны кардан чистарту, карны чыгару һәм хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә.

Ишегаллары, парклар һәм скверлардагы җәяүлеләр юллары, җәмәгать транспорты тукталышлары да игътибар үзәгендә. Бу юнәлештә 530дан артык кеше хезмәт куя.

Төбәктә берничә көн дәвам иткән кар явуы туктаса да, аның урынына салкын һава торышы килде. Атна уртасында төнлә һава температурасы –27 градуска кадәр төште. Салкыннар бераз йомшарса да, әле дәвам итә.

Шәһәр хезмәтләре катлаулы һава шартларына карамастан, эшне көчәйтелгән режимда алып бар. Шәһәр халкын юлларда һәм тротуарларда сак булырга, салкын һава торышына туры килгән кием сайларга чакыралар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев