Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Калабыз югарыдан матур күренә!»

Түбән Каманың рәсми туган көне уңаеннан, Халык иҗаты йортында зур чара узды. 22 сентябрьдә аңа 53 ел тулды. Бирегә шәһәр, сәнәгать предприятиеләре төзелешендә катнашкан, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган ветераннар чакырылган иде. Сәхнәдән яңгыраган җылы сүзләр, җырлар, биюләр – барысы да алар хөрмәтенә булды.

Халык иҗаты йорты фойесында ыгы-зыгы. Чәчләренә чал кунган «беренчеләр» бер-берсе белән исәнләшәләр, хәл-әхвәлләрен сорашалар, хатирәләрне яңарталар. Ә шәһәребез рәссамнары эшләреннән оештырылган күргәзмәдә Түбән Каманың иң матур күренешләре, урыннары сурәтләнгән.
– Мондый очрашуга чакырулары өчен рәхмәт. Мин Түбән Камага 1968 елда килеп, химкобинат һәм шиннар заводын төзүдә катнаштым, 1977 елдан шәһәрдә йортлар җиткердек. Корабельная һәм Химиклар урамы киселешендәге беренче панельле йортны салып бетергәч, күпме шатлык булды! Бу аклы-зәңгәрсу йортлар югарыдан шундый матур күренә! Лаеклы ялга 70 яшем тулгач кына, 2017 елда киттем, – дип искә ала Николай Типтәров.
Концертта, нигездә, совет заманы җырлары яңгырады. Һәм бу дөрес тә – нәкъ менә өлкәннәр өчен алар күңелгә якын да. Шуңа күрә кушылып җырлаучылар күп булды. Яшьләр исә шәһәр төзелешенә багышланган сәхнәләштерелгән җырлы тамаша күрсәттеләр. Кызлар тарафыннан башкарылган татар биюе дә тамашачыларны битараф калдыра алмады. Алып баручылар «беренчеләр»гә дә сүз бирергә онытмадылар.
59 ел элек Бөтенсоюз яңа шәһәрләр проектлары конкурсында Түбән Кама планы алтын медаль алгач, декабрьдә төзүчеләр белән беренче чана-трактор поезды килә. Авыр шартларда эшли башлаган кешеләр максатларына ирешерләр, зур сәнәгать комплексы булган менә дигән шәһәр төзеләчәк, дип күз алдына китергән микән? Кала тарихында җуелмас эз калдырган шәхесләр, биредә ул вакытта булган Чәбия һәм Актүбә авыллары исемнәрен урамнар йөртә. Ә Түбән Кама һаман гөрли, үсә, матурлана.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев