Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кайда тәгәрмәч тишелә, кайда?..

Юллардагы чокырларны ямаштырырга быел район бюджетыннан 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә бюджетлар һәм финанслар департаменты җитәкчесе Светлана Логинова хәбәр итте. 

Яз җитеп, юллар кардан ачылуга, автомобиль йөртүчеләрне «бәхет баса». Юлларда хасил булган чокыр-чакырларга төшеп, тәгәрмәчеңнән колак какмас өчен бик оста йөртүче булырга кирәк. Авызыңны ачып барсаң, тирәнлеге 10-15 сантиметрлы (аннан тирәнрәкләре дә очрый) чокырларга «чумасыңны» көт тә тор. Әле алар тирән булу өстенә, шактый киң дә. Бу чокырларны урап узам дип, каршы як полосага чыгу да куркыныч — каршыга килүче машинага бәрдерүең бар! Язгы кар сулары, көчле яңгырлардан соң су астында «качып» ятучы тишек-тошыклар аеруча куркыныч тудыра. Шунысы аяныч, бу чокырлар көннән-көн күбәя бара кебек. Хәтта кайбер ремонт ясалган урамнарда да. 

Шинчылар урамындагы 25 нче гимназия тирәсендәге юллар сынау полигонын хәтерләтә. Шулай ук «Нефтехимиклар паркы» янындагы боҗра юллары да аннан яхшы түгел. Бу «кара исемлек»кә сәнәгать зонасына баручы юлларны да, Зәй елгасы аша салынган күперне дә кертергә була. Чөнки аларда да асфальт тоташ чокырлардан тора. 

Дөрес, әгәр машинаң көпчәге начар юлларда эштән чыга икән, суд аркылы компенсация алып була. Адвокат Айнур Вәлиев: «Машинага зыян килгән очракта беренче чиратта ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырырга кирәк. Алар, үз чиратында, юл-транспорт һәлакәтенең схемасын ясарга тиеш, сез төшкән әлеге чокырның размерларын да күрсәтергә кирәк булачак. Документларны алгач, килгән зыянны бәяләп, дәгъва гаризасына кушып, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — ди. Тик бар кешенең дә кирәкле кәгазьләрне җыеп, суд юлын таптарга сабырлыгы, түземлеге һәм вакыты җитми. 

Ремонт ясалачак. Кайсы урамнарда? 
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов әйтүенчә чокырларны ремонтлау эшенә керештеләр. Бакый Урманче урамындагы чокырларга асфальт түшәлә башлады. Эшләрне алты кешедән торган бригада башкара. Контракт буенча барлыгы 425 квадрат метр юлны ремонтлауны планлаштыралар.

Алай гына да түгел, җитәкче әйтүенчә, Вахитов, Тынычлык проспектларына һәм Бакый Урманче урамына быел капиталь ремонт ясалачак. Шәһәр балансындагы юллар өлешчә булса да ремонтланыр дип ышанып калабыз. Ә менә Зәй күпере нишләр? Бу участок башкарма комитет балансында тормый икән. Әлеге мәсьәләне «Глававтотранс» предприятиесе хәл итәргә тиеш. Әлеге оешма планына күпер юлын ремонтлау кергәнме-юкмы, әлегә билгесез. 

Шәһәребездәге юллар торышы инде ничә еллар авырткан башка тимер тарак булып кала бирә. Бер карасаң, юлларны ремонтлыйлар да кебек инде. Сәбәп нәрсәдә соң? 

Җитәрлекме? 
Ә хәзер уйлап карыйк алда телгә алынган акчалар Түбән Кама өчен күпме, азмы? 

Нәкыйп Садыйков: «Зур бер шәһәр өчен бу акчалар бик аз инде. Бездә бит бер бүлмәле квартирлар ике миллион сумнан артык тора. Менә шуннан, үзегез чагыштырып карагыз».

Айнур Кариев: «Яшь вакытта, теләк барда, акча эшләп булганда җайлы, кыйммәтле чит ил машинасында йөреп карыйсы килә дә бит. Тик Түбән Кама юлларында түгел. Узган ел чокырга төшеп, машинаның алгы күчәрен сындырган идем, быел тәгәрмәч кенә тишелде». 

Салават Фазылҗанов: «Бу сумманың күплеген тикшерәсе түгел, ә салынган катнашманың сыйфатын карарга кирәк. Адәм көлкесе, ясалган ремонт бер сезонга да чыдамый бит. Шулай булгач, ямап торудан файда бармы соң? Әллә тиешенчә, җиренә җиткереп эшләмиләр, әллә башка сәбәп...»

Бу чокырлы-чакырлы юллар машина хуҗаларының гына түгел, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус күзәтүендә. Чөнки начар юллардан зарланучы татарстанлылар арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре беренчелекне бирми икән. «Начар юллар — юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе һәм тормышыбызның сыйфатының дәрәҗәсе күрсәткече», — дип билгеләп үтте ул. 

Димәк, юлларга кайда капиталь ремонт, кайда чокыр-чакырларны ямап булса да бераз кеше рәтенә кертерләр. Бәлки, республика бюджетыннан да күпмедер өлеш тияр. Тик Салават абый Фазылҗанов әйтмешли, юл полотносының сыйфаты «өч тиенлек» кенә булгач, киләсе язда тагын шушы ук бәла кабатлануын көт тә тор!

Фото ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев