Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кадетлар корпусы иң яхшы булырга тиеш

Идел буе округының Татарстан кадетлар корпусында быел 252 бала белем алачак. Шуның 38е аның бусагасын беренче тапкыр атлап керә. Биредә Удмуртия, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан да килеп укучылар да бар. Кадетлар корпусында узган Белем көнендә РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Сухов, ТР буенча баш федераль инспектор...

Идел буе округының Татарстан кадетлар корпусында быел 252 бала белем алачак. Шуның 38е аның бусагасын беренче тапкыр атлап керә. Биредә Удмуртия, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан да килеп укучылар да бар.

Кадетлар корпусында узган Белем көнендә РФ Президентының Идел буе округындагы вәкаләтле вәкил урынбасары Алексей Сухов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин катнашып кадетларга җылы теләкләрен җиткерделәр.
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемен йөртүче кадетлар корпусы республиканың абруйлы уку йортларының берсе булып санала. Аның уку-чылары төбәк һәм регион күләмендә уздырылган спорт ярышларында матур күрсәткечләргә ирешә. Узган ел алар ОБЖ буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады. Татарстан кадетларының Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү парадының генераль репетициясендә катнашуы да традициягә әйләнде.
Президентыбыз һәм җирле идарә органнары тырышлыгы белән, корпусның уку-материаль базасы яхшырды, югары стандартлар буенча белем алу, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылды. Бүген егетләр спорт залы һәм бассейнда гына түгел, ә корпус территориясендәге тренажерларда, воркаут өчен төзелгән мәйданчыкта, шулай ук ясалма чирәм җәелгән футбол кырында да шөгыльләнә ала.
Бу уку йортында хәрби-патриотик тәрбия эшенең дә югары дәрәҗә дә алып барылуын билгеләп үтәргә кирәк. Шул юнәлештәге уку программасы нигезендә, кадетлар Россия Хәрби көчләре частьләре һәм бригадаларындагы хәрби хезмәт, югары хәрби һәм юридик белем бирү учреждениеләре белән якыннан танышалар.
Кадетлар корпусында өстәмә белем бирү бүлеге эшли. Биредә хореография, музыка кабинетлары, рәсем һәм көй яздыру студияләре урнашкан.
- Тырыш хезмәтегез һәм яхшы укуыгыз белән, сез Татарстан кадетлар корпусының Идел буе округында иң яхшысы, кадетларның чын Ватан сакчылары булуын расларга тиеш, - дигән теләген җиткерде Айдар Метшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X