Юллар һәм скверга 2 млрд сумга якын: 2025 елда Түбән Кама ничек үзгәрде
Түбән Камада 2025 елда куркынычсызлык һәм уңайлылык мәсьәләсенә аерым игътибар бирделәр.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 480 млн сумга өч чакрымга якын ремонт ясаганнар. Беренчеләрдән булып Корабельная урамыннан Гайнуллин урамына кадәр участок ачылды. Төзүчеләр 640 метр юлны яңарткан. Ике яктан да тротуарларны тәртипкә китерделәр, анда велосипед юлы да барлыкка килде. 106 ут багансы һәм ике заманча тукталыш куелган.
Әлеге программа буенча шулай ук Урман урамындагы юлны ремонтлауга ирешелде. Гагарин урамыннан алып Мурадьянга кадәр ике якка. Бу быел Түбән Камада яңартылган юлларның иң озын участокларының берсе — 2 км 350 метр.
«Быел чыннан да күп урамнарны ремонтлыйбыз: Җиңүгә 30 ел, Кайманов, Шинчылар. Тагын эшләр алып барыла. 2-3 атна эчендә без аларның барысын да төгәлләячәкбез», — дип сөйләде «Главтатдортранс» җәмгыятенең әйдәп баручы белгече Руслан Фәрдиев.
Юл эшләре шәһәр юлларының тагын алты участогында башкарылган. Моңа 1 млрд сум тотканнар. Шулай ук дамбада реконструкциянең икенче этабы төгәлләнде. Капиталь ремонт Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә башкарылды. Мең ярым метрдан артык юл өслеге яңартылган, юл кырыйлары ныгытылган.
Авылларда алты чакры юл полотоносын яңарттылар, төбәк юлларында дүрт чакрымнан артык юл салынды. Икенче Промышленнаяда күптән көтелгән ремонт зур бүләк булды. Берничә ай эчендә 2,7 км ны норматив хәлгә китерделәр. Республика 400 млн сумга якын акча бүлеп бирде.
«Бу шәһәрнең йөзе, шуңа күрә бик зур эш башкарылды. Без сезнең белән барыбыз да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда нинди бөкеләр булганын, нинди коточкыч аварияләр булганын беләбез. Һәм хәзер без ТР Рәисе, безнең сәнәгать предприятиеләре, Дәүләт Советы депутатлары ярдәме белән ирешелгән җитди нәтиҗәләрне күрәбез. Киләсе елга без проектны гамәлгә ашыруның икенче этабын планлаштырабыз, бу безнең гүзәл шәһәребез өчен тагын да күбрәк шартлар тудырачак», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.
Шәһәр мохите дә үзгәрде, «Гаилә» паркы янында яңа локация — «Татнефть» нең 75 еллыгы скверы барлыкка килде. Сквер булачак урынны төзекләндерү өчен берничә ай гына кирәк булды, бу максатларга 81 млн сум акча бүлеп бирелде. Хәзер бу сквер шәһәр халкын һәм кунакларны җәлеп итә торган яңа урын булып тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев