Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ишегалды ачуда катнашты

Менделеев урамындагы көзгедәй шома юллы, чәчәкләргә күмелеп утырган һәм өр-яңа балалар уен мәйданчыгы урнаштырылган 41нче йорт ишегалдын, капиталь ремонттан соң ачу тантанасында Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин катнашты. Биредәге юлны ремонтлау әле шушы көн-нәрдә генә төгәлләнде: 2775 квадрат метрны асфальт-бетон белән капладылар, тротуарларны һәм подъезд каршындагы мәйданчыкларны ремонтладылар,...

Менделеев урамындагы көзгедәй шома юллы, чәчәкләргә күмелеп утырган һәм өр-яңа балалар уен мәйданчыгы урнаштырылган 41нче йорт ишегалдын, капиталь ремонттан соң ачу тантанасында Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин катнашты.
Биредәге юлны ремонтлау әле шушы көн-нәрдә генә төгәлләнде: 2775 квадрат метрны асфальт-бетон белән капладылар, тротуарларны һәм подъезд каршындагы мәйданчыкларны ремонтладылар, барлыгы 974 метр озынлыкта бордюр ташлары урнаштырдылар. Боларның барысы да «Алексеевскдорстрой» предприятиесе белгечләре тарафыннан эшләнде.
19нчы микрорайонда яшәүчеләр өчен «ЖКХ-10» идарәче компаниясе дә зур эш башкарды. Ишегалдында 12 яңа эскәмия көйләнде, 4 контейнер мәйданчыгы бетон белән ясалды. Идарәче компания эшчеләре биредәге корылмаларны һ.б. буяп куйдылар, халык белән бергәләп 270тән артык төрдә чәчәкләр утыртып үстерделәр. Биредә юлны яңартып ремонтлау белән беррәттән, балалар күңеленә хуш килгән өр-яңа һәм матур уен мәйданчыгы да пәйда булды. Сүз уңаеннан, биредә капиталь ремонтның бюджеттан өстәмә акча бирү мөмкинлеге тапкан республика җитәкчелеге ярдәме белән ясалганын да әйтик.
Шул рәвешле, юл ремонтлауга бәйле барлык мәшәкатьләр артта калып, зурлап бәйрәм итү һәм ул тантанага йортта яшәүчеләрне генә түгел, ә хөрмәтле кунакларны, шул исәптән Айрат Хайруллинны да чакыру җае чыкты.
- Бүген бик зур һәм матур бәйрәм, бу аңлашыла да, чөнки һәр россиянин өчен ватаны үзе туып, уйнап үскән ишегалдыннан башлана, - дип әйтте Айрат Нәҗип улы. - Без - Түбән Каманың 50 еллыгы кысаларында кеше карарлык хәлгә китереләчәк 126 ишегалдының берсендә. Бу йортны 1984 елда төзегәннәр, шул вакыттан алып беренче мәртәбә ремонт кергән. Гомумән, яшәү һәм балалар үстерү өчен, Түбән Каманы мин бик тә уңайлы һәм оптималь шәһәр дип саныйм...
Кристина СВЕШНИКОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев