Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Йортсыз хайваннар приютына түбәнкамалылар ярдәме таләп ителә

Монда азык-төлек бетеп килә, коммуналь хезмәтләр өчен дә бурыч җыелган.

Түбән Каманың йортсыз хайваннар өчен «Дорога домой» дип аталган приютында азык-төлек бетеп килә, коммуналь хезмәтләр өчен дә бурыч җыелган. 

Барлык хайваннарны ашату өчен көненә 60 килограмм коры азык һәм 150 кг ботка кирәк. 

Алга таба ярма һәм консервалар белән ашарга пешерергә туры киләчәк. Складта азык-төлек күп түгел, ди приют җитәкчесе Алмаз Мөхәммәдиев. Тик продуктлардан тыш, монда торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә бурыч җыелган.

«Аренда — 9 мең, электр энергиясе — 8 мең, чүп чыгару — бер контейнер өчен 500 сум», — ди приют җитәкчесе.

Приют эшчәнлегенә 5 ел. Хәзерге вакытта монда 85 эт яши. 

«Битараф булмаган кешеләрдән приютка кулдан килгәнчә ярдәм итүләрен сорыйм. Этләр өчен махсус ризык (корм), ярма алып килергә мөмкин», — ди Алмаз Мөхәммәдиев.

Барлык сораулар буенча 8 (917) 866-69-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев