Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Интернетта тиң пар табып буламы?

Без яшь чакларда егетләр-кызлар клубларда, төрле кичәләрдә танышалар, аралашалар иде. Кичәләр тәмамлангач, егет үзенә ошаган кызны озата кайта. Кызга да егет ошаса, бергәләп урам әйләнәләр, шәһәрдә яшәсәләр, адреслар алмашалар. Хәзер кызлар-егетләр өйдән чыгып тормый гына танышалар, аралашалар. Интернет ярдәмендә. Тик мин - урта буын кешесе - искелек калдыгы буларак, «виртуаль...

Без яшь чакларда егетләр-кызлар клубларда, төрле кичәләрдә танышалар, аралашалар иде. Кичәләр тәмамлангач, егет үзенә ошаган кызны озата кайта.
 
Кызга да егет ошаса, бергәләп урам әйләнәләр, шәһәрдә яшәсәләр, адреслар алмашалар. Хәзер кызлар-егетләр өйдән чыгып тормый гына танышалар, аралашалар. Интернет ярдәмендә. Тик мин - урта буын кешесе - искелек калдыгы буларак, «виртуаль танышу»ларны өнәп бетермим. Дөнья төрле алдартазлар, ялганчылар белән тулган заманда? Ничек инде ул фотосын күреп кенә танышып була?
 
Чынлап та, Интернетта җитди егет-кыз белән танышып буламы икән? Бу хакта яшь буын вәкиле Румиягә сүз бирик.
- Әйе, Интернетта танышу, беренче карашка, мәгънәсезлек, бала-чагалык кебек тоела. Тик тормышта шундый юл белән танышып, гаилә коручы парлар артканнан-арта бара. Димәк, Интернет челтәре безнең өчен яучы ролен үти. Әгәр син бүгенге көндә ялгыз һәм төнге клубларга йөрмисең икән, Интернетны үзеңә тиң пар табар өчен файдаланырга була. Хәзер бит без, яшьләр, үзегез дә күреп торасыз, эштә дә, укуда да, урамда йөргәндә дә Интернеттан чыкмыйбыз, күп вакытыбызны шунда үткәрәбез. Анда синең таләпләргә туры килгән егетне тиз табып була, дөресрәге, виртуаль егетне. Үзең теләгән егетне - аның буен, яшен, яшәгән шәһәрен, кайда эшләвен тикшереп, язып таба аласың. Урамда очраган егеткә, әгәр ул сиңа бик ошаса да, сүз кушып булмый бит. Беренчедән, кызларга уңайсыз; икенчедән, ул сине ничек кабул итәр әле?.. Ерак әби-бабайларың тарафына җибәрсә, кая керер тишек тапмассың.
Ә Интернетта санаулы минутлар эчендә берничә егетне эзләп табып була. Үзара Интернетта аралашу гаеп эш саналмый. Без бит замана балалары, нигә әле үз бәхетеңне шулай эзләп карамаска?! Алдан әйткәнемчә, әгәр оялчан да булсаң, бу - кызлар өчен ялгызлыктан котылуның бик яхшы юлы. Дөрес, балаларына бары тик яхшылык теләгән әти-әниләр белән дә килешми мөмкин түгел. Интернетта да төрле кешеләр утыра. Егетләрнең дә начары, өйләнгәне һ.б. булырга мөмкин. Шуңа күрә, башта ук сер капчыгыңны ачып салмаска, башта язышып аңлашырга, реаль очрашу билгеләгәндә көндез һәм кеше күп йөри торган урынны сайларга. Шунысын да әйтим әле: Интернетта яхшы кешеләр утыруын да онытмаска кирәк.
 
Әгәр шикләнсәгез, Интернетта тутырылган анкетаны укып чыгыгыз. Аның буенча кеше турын-да күп нәрсә белеп була һәм моны танышу өчен файдаланырга кирәк. Синең күз алдыңа бер образ килеп басачак. Бар танышу гадәти «сәлам» сүзеннән башланып китә. Аннары сүз кызыксынуларга, буш вакытны ничек үткәрү турында сөйләшүләргә күчә. Кем белә, бәлки сезнең уртак кызыксынуларыгыз булыр. Интернетта аралашканнан соң егет сездә кызыксыну уятмый икән, саубуллашып, алга таба эзләүне дәвам итәсең. Әгәр инде, ятып калганчы атып калыйм, дисәгез, әйдәгез, Интернет диңгезенә чумыйк.
 
Иң популяр танышу-аралашу сайтлары: Facebook, Twitter, ВКонтакте, Одноклассники, Мой мир. Бу сайтларда иркенләп танышып, аралашып утырырга була.
 
Ә менә бу сайтларда икенче ярыңны табарга була дип саныйм: Love-Planet, Bado, Мамба. Татар яшьләре белән генә аралашырга теләүчеләр өчен татар сайты да эшләп килә - «Анаем» дип атала ул. Үзеңнең чын фотоңны һәм анкетага бирелгән сорауларның дөреслеген тикшерәләр бу сайтта. Шуңа күрә алдашу урынсыз.
 
Сүземне тәмамлап, Интернетта да яхшы кеше табып була һәм моның өчен мөмкинлекләр шактый, дип уйлыйм. Шунысын онытмагыз, Интернетта аралашканда күңелсез әңгәмәдәш булмагыз, аралашучы кешегә күңелсез булмасын. Әгәр үзегезгә ошаган кеше тапсагыз, аны кызыксындырыгыз, бәлки ул нәкъ сез эзләгән, сез көткән насыйп яр булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X