Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ил халкының әле хәтере исән булганда, җуелмаганда

- Май азагында Татарстан делегациясе Волгоградтагы Мамай курганына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарстанлыларга шундагы мемориалда 6 майда ачылган истәлек билгесе-һәйкәл янына бардык. Сталинград өчен сугышта безнең республикадан 22 мең солдат һәлак булган, диләр. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, 70 меңнән артык, - дип сөйләде Түбән Кама ветераннар советы рәисе Григорий...

- Май азагында Татарстан делегациясе Волгоградтагы Мамай курганына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарстанлыларга шундагы мемориалда 6 майда ачылган истәлек билгесе-һәйкәл янына бардык. Сталинград өчен сугышта безнең республикадан 22 мең солдат һәлак булган, диләр. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, 70 меңнән артык, - дип сөйләде Түбән Кама ветераннар советы рәисе Григорий Китанов 22 июньдә уздырылган кайгы һәм хәтер митингында. Шулай ук, ул Бөек Ватан сугышына кагылышлы тарихи гаделлекнең пычратылуына тукталып, Украинадагы бүгенге вазгыятьне мисалга китерде.
Үзенең 700 меңнән артык ир-егетен һәм хатын-кызын фронтка озаткан безнең Татарстан (бу - ул чагындагы республика халкының дүрттән бере дигән сүз). Шуларның 350 меңе сугыш кырында мәңгегә ятып калган. Моннан нәкъ 75 ел элек СССРга илбасарларча басып кергән фашист Германиясе 22 июньне совет халкы өчен, мәңгелек кайгы-хәсрәт көненә әйләндерде. Сугыш кырында һәлак булган солдатлардан тыш та, тыныч тормыштагы дистәләрчә миллион кешене - сабыйларны, хатын-кызларны, картларны авыллары белән бергә җир йөзеннән юк итә фашист Германия-се. Менә шуңа күрә дә, бүгенге Россия өчен 22 июнь - илгә кайгы, хәсрәт китергән мәңгелек хәтер көне. Моны Түбән Кама хәрби комиссары Фәрит Мингәрәев тә митингта ясаган чыгышында телгә алып үтте.
Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Мачтаков сугыш дәһшәте турында сөйләде. Шуңа ялгап, илебез халкы күрсәткән батырлыкны балаларга, яшьләргә һәрдаим аңлату, аларны Ватаныбыз патриотлары итеп тәрбияләү зарурлыгына тукталды.
Бу уңайдан, митингка 37нче, 89нчы бакчалардан, Б.Урманче исемендәге 2нче гим-назиядән, 3нче, 26нчы, 28нче мәктәпләрдән һ.б. балаларны да алып килүләрен әйтү урынлы булыр. Элекке фронтовик-лар (ни кызганыч, алар өч-дүрт кенә иде), тыл ветераннары, МЧСтагылар, «ТАНЕКО», «ТАИФ» кебек предприятиеләр вәкилләреннән соң, Мәңгелек ут янына чәчәкләр күтәреп килгән бакча балаларын күреп, өлкәннәрнең күзләре яшьләнгәндер, мөгаен. Тәрбияче апалары һәрберсенең кулыннан тотып диярлек, биш почмаклы йолдызы уртасында ут телләре лепердәп торган монумент итәгенә чәчәкләрен куйдырды.
Карашларында га-җәпләнү чагылган бу сабыйлар үз гомер-ләрендәге беренче бик зур, бик мөһим адымны ясаганнарын аңларлык яшьтә түгелләр әле. Әмма үз туган өеңнән, туган шәһәреңнән, туган төбәгеңнән башланган олы Ватаныңның патриоты булу юлындагы адым инде ул. Әлегә нәни адымнары, үсә-үсә, Ватаныбызның иминлеге, муллыгы хакына олы хезмәт юлына илтәчәк. Бары тик ил күге аяз, дөньялар гына тыныч булсын...
Фирая МОРАТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев