Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ике айдан артык торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләмәүчеләрне электр утыннан аерачаклар

Законга кертелгән үзгәреш буенча, моның турында шәхси кисәтү кәгәзе китерелмәячәк. Өздергән очракта бурычлыларга икеләтә түләргә туры киләчәк. Идарәче компания хезмәткәрләре бурычлы квартирга бүген соңгы мәртәбә килде. Тик хуҗа өендә булмагангамы, әллә гаебен белә торыпмы ишекне ачмый. Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләмәгәнгә аны электр утыннан аерачаклар. Моның турында ир-егетне берничә мәртәбә шәхсән...

Законга кертелгән үзгәреш буенча, моның турында шәхси кисәтү кәгәзе китерелмәячәк. Өздергән очракта бурычлыларга икеләтә түләргә туры киләчәк.

Идарәче компания хезмәткәрләре бурычлы квартирга бүген соңгы мәртәбә килде. Тик хуҗа өендә булмагангамы, әллә гаебен белә торыпмы ишекне ачмый. Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләмәгәнгә аны электр утыннан аерачаклар. Моның турында ир-егетне берничә мәртәбә шәхсән килеп кисәтәләр. Әмма тиздән уттан, кайнар судан һәм канализациядән аеру кисәтүсез башкарылачак.

Аеру турындагы кисәтү түләү квитанцияләрендә күрсәтеләчәк. Хәзер түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычы 350 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Сүз уңаеннан, әҗәтләре һәм күреләчәк чаралар турындагы хәбәр тәртип бозучыларның гыйнвар аендагы квитанцияләрендә күрсәтеләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Ике айдан артык торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләмәүчеләрне электр утыннан аерачаклар

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев