Шәһәребезнең «След» эзләү-коткару ирекле отряды әгъзалары белән танышасым килү теләге бөтен шәһәрне тетрәндергән бик тә фаҗигале вакыйгадан соң туды. Ул кичне ВКонтакте социаль челтәрендә коточкыч хәбәр күреп алдым: көпә-көндез Түбән Каманың «Алмаш» ял базасында чаңгы шуып йөргән яшь хатын югалган! Интернеттагы хәбәрдә «След» эзләү-коткару ирекле төркеме шәһәрдәшләрне үз сафларына кушылырга...
Шәһәребезнең «След» эзләү-коткару ирекле отряды әгъзалары белән танышасым килү теләге бөтен шәһәрне тетрәндергән бик тә фаҗигале вакыйгадан соң туды. Ул кичне ВКонтакте социаль челтәрендә коточкыч хәбәр күреп алдым: көпә-көндез Түбән Каманың «Алмаш» ял базасында чаңгы шуып йөргән яшь хатын югалган! Интернеттагы хәбәрдә «След» эзләү-коткару ирекле төркеме шәһәрдәшләрне үз сафларына кушылырга һәм югалган кешене якын-тирәдәге урман эченнән эзләшергә чакыра иде.
Мин шул тирәдә генә, урман янында гына яшим. Ышанасызмы: интернетка хәбәр чыгып, ярты сәгать тә үтмәде, төн уртасы җитеп килүгә карамастан, шәһәр урамы сизелерлек җанланды. Шәһәрдәшләр бәла урынына агыла иделәр. Интернет кайнады, шәһәрдәшләр бер-берсенә: «Мин фәлән урамда, хәзер машина белән «Алмаш»ка кузгалам. Кем минем белән?», «Мин дә үз машинам белән, кайсыгызне кереп алыйм?», «Миндә фонарь бар, кереп алыгыз!», «Мин авырып ятам, бара алмыйм, җылы киемнәр бирәм», - дип яздылар...
Моңарчы да, кешеләр өстенә ишелеп хәсрәт килгәндә, ирекле эзтабарларның, битараф калмыйча, шәһәрдә генә түгел, республика буенча да ярдәмгә ашыгулары, атналар буе кар көртләре ерып, басу-кырлар, урманнар иңләп, бәлага таручыларны эзләүләре турында ишетеп белә идем һәм менә, ниһаять, шушы фидакарьләр белән очрашу насыйп булды.
«След»ның җитәкчесе - Елена Хәйруллина, эзтабарлар Камал Алишев, Гөлнара Акатьева, Роза Морозова, Ксения Максютова, Юлия Власенко, Лилия Завгородная белән шәһәребезнең бер тыныч кафесында чәйләп утырдык. Мин түземсезләнеп очрашу вакытын ашыктырмаган булсам, бөтен отрядлары белән җыелышып киләсе булганнар, юкса. Отрядның актив үзәге 30лап кешедән тора икән. Әңгәмә барышында еладык та, көлдек тә...
- Отряд ничек, кайчан, кем тарафыннан оештырылды?
Елена Хәйруллина. 2013 нче елның февраль аенда Чаллы шәһәрендә Василиса Галицина атлы кечкенә кыз югалу турында хәбәр таралгач, безнең шәһәрдән дә бик күп кеше ут күршеләребезгә әлеге сабыйны эзләшергә килгәннәр иде. Менә шул берничә көнгә сузылган, тәүлек әйләнәсе буе туктамаган эзләүләр вакытында уртак максат, уртак кайгы безне берләштерде. «Ә бит безнең шәһәрдә дә бик күп кеше югала. Бәлага тарыганнарның туганнарына һәм болай да аз санлы коткаручыларга гына алагаем зур масштабта эзләнүләр алып бару кыен бит. Әйдәгез, без дә берләшик!» - дип үзара сүз куештык. Василиса фаҗигасеннән соң ук Түбән Камада да 5 яшьлек малай югалды. Бу юлы инде без оешкан отряд сыйфатында эзләүләргә кушылдык. Менә быел отрядыбыз оешканга биш ел була.
- Елена, сез «След»та беренче көннән үк һәм аның җитәкчесе дә икәнсез. Җитәкченең хезмәте нәрсәдән гыйбарәт?
Елена Хәйруллина. Җитәкче дигәч тә, гадәти оешмадагы кебек идарәче түгел мин. Әмма җепнең очын кемдер тотарга тиеш бит. Кеше югалу турындагы хәбәрне кайчак интернеттан күреп алабыз яки якыннары элемтәгә керәләр. Шунда ук мәгълүмат туплый башлыйбыз. Дөресрәк әйтсәк, мин шул мәгълүмати үзәктә кайныйм. Әлбәттә, отряд кая гына барырга чыкса да, алар белән бергә эзләүләрдә катнашам. Башта күмәкләшеп эзләү эшләре барасы территорияне тәгаенлибез, юнәлешне ачыклыйбыз. Отрядка килеп кушылган тәҗрибәсез кешеләргә инструктаж үткәреп, барлык халыкны кечкенә төркемнәргә бүләбез, исемлек туплыйбыз, җиһазлар белән тәэмин ителешне барлыйбыз. Һәр төркемгә отрядның тәҗрибәле эзтабарлары җитәкчелек итә. Билгеләнгән эзләү урыны җентекләп каралгач, тәмамлангач, һәр эзләүчене барлыйбыз.
- Күпләргә кырык эшен кырык якка ташлап, таныш түгел югалучыны эзләп чыгып киткән кешене нәрсә әйдәвен аңлау мөмкин дә түгелдер?..
Гөлнара Акатьева. Әйе, аңламаган кешегә нидер төшендереп торудан файда юк. Отрядта бүген 30 кеше, болар инде шактый эзләүләрдә булган, чыныгу алган, тәҗрибә туплаган кешеләр. Күбебезнең гражданлык позициясе - кешеләргә ярдәм кулы сузу. Менә шушы изге теләк белән килә кешеләр отрядка. Шулай ук үзе кайчандыр якыннарын югалтканнар килә. Әйтик, менә минем 2015 елда бертуган энем югалган иде. Елена белән аны эзләгәндә таныштым да инде. Энекәшне исән килеш таба алмасак та, гәүдәсен табып, җиргә иңдерә алуыбызга да сөендек. Югалган кешеләрнең якыннары өчен, билгесезлектә калу - иң куркынычы.
Ксения Максютина. Мин дә отрядка яраткан кешемне югалтканнан соң килдем. Бөтенләй чит кеше кайгысын да үзенеке итеп кабул итә алган кешеләр арасында үземне шулкадәр ышанычлы канат астында, гаилә әгъзаларым арасында кебек хис итәм.
Роза Морозова. Кайберәүләр: «Һич аңламыйм, нәрсәгә сиңа бу?!» - диләр. Дөньяда җылы куллар, игелек барына ышанырга һәм үзең дә булдыра алганча яхшылык кы-лырга ашыгырга кирәк. Ә бит кемнәрдер «миңа бу бәла-каза кагылмас» дип яши. Ә бәла аяк астында. Һич көтмәгәндә килә ул.
- Сезнең статистика буенча, гадәттә, кемнәр күбрәк югала?
Елена Хәйруллина. Авыру, ялгыз кешеләр. Психик тайпылыш бик күп кешеләрдә күзәтелә хәзер. Хәтта якыннары да бу хакта белмиләр һәм аны игътибарсыз калдыралар. Балалар югала. Шунысы сөенечле: күбесе табыла, я әти-әниләренә әйтмичә иптәшләрендә тоткарланган булалар яки, уенга бирелеп, дөньяларын оныталар. Яман бәндәләр кулына эләгеп харап булучылары да бар. Соңгы вакытта яшьләр күп югала. Әти-әниләре, сөйгәннәре белән аңлашылмаучылык аркасында өйдән китәләр, үз-үзләренә кул салалар. Иң аянычы: җинаятьчеләр тарафыннан һәлак ителгәннәр шактый.
- Барысы сезнең тарафтан ничә кеше табылды? Исән килеш табылучылар күбрәктер дип өметләнәм.
Елена Хәйруллина. 5 ел эчендә 300 кешене таптык. Шуларның яртысыннан күбесе - исән килеш, әмма 40 проценты харап булганнар иде. Безнең өчен иң мөһиме: югалучы хакында тиз арада хәбәр килеп ирешү һәм мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплау. Әйтик, Түбән Кама районының Балчыклы авылы тирәсендә бер әбинең югалуы турындагы хәбәрне бары тик 4 көн узгач кына алдык. Тиз арада юлга чыктык. Әбинең кай тарафка юнәлгәнен күреп калган кешеләрдән сорашып, эзләү урынын тәгаенлаган гына идек, махсус коткару хезмәткәрләре: «Без ул урынны карадык инде, юк анда!» - диделәр. Тик без, эчке сиземләү белән, чылбыр булып тезелеп, һәр карыш җирне тагын бер кат капшап бара башладык һәм биек үлән арасына яшеренгән саз тулы чокырга барып чыктык. Әби чыгар өчен озак тырмашкан, тик...Әйтәм бит, һәр минут кадерле... Аннары, газиз әнкәсен 4 көн буе да эзләмәгән сәрхүш малаеннан рәт булмасын аңлагач, күршеләренә мәрхүмәне соңгы юлга озатырга да ярдәм иттек.
- Полиция, коткаручылар сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләрме? Гариза иң әүвәл аларга килә бит. Үзләре ярдәм итәләрме?
Камал Алишев. Кызганычка каршы, бик сирәк кенә ярдәм сорыйлар. Мәгълүмат белән дә теләп уртаклашмыйлар. Юкса, уртак көч нәтиҗәлерәк тә булыр иде. Бер елны Чаллы эзтабарларыннан хәбәр алгач, юлга кузгалдык. Елга буенда бер әби югалган. Без, һәрвакыттагыча, кирәкле инструктаж алып, әлеге урынны «тарап» чыгарга ниятләдек. МЧСтагы егетләр каршы төштеләр: «Без монда карадык инде, юкны бушка аударып йөрмәгез!» - диләр. Бәхәсләшеп, үзсүзлеләнеп әлеге урынга кереп киттек һәм әбекәйнең мәетен таптык. Шуңа охшаш хәл Алабуга шәһәрендә дә булды. Бу юлы, югалган бабайның туганнары: «Бу тирәне әллә ничә карадык бит инде!» - дип каршы төштеләр. Ике тәүлек элек югалган, хәлсезләнеп яткан бабайны исән килеш нәкъ шул урыннан табып алдык.
- Димәк, сез эзләү эшләрен Түбән Камада гына түгел, бөтен республика буенча алып барасыз?
Елена Хәйруллина. Әлбәттә. Шушы көннәрдә генә, 4 машинага төялеп, барысы 14 кеше Мамадыш шәһәренә - ай ярым элек югалган Рәсүлә апаны эзләргә бардык. Моңарчы безгә хәбәр итүче булмады. Мамадышның үзеннән безгә ияреп берничә кеше генә чыкты. Чылбырга тезелеп, шактый чакрымнар үттек, бик кызганыч, нәтиҗә юк. Эзләүләрдә безгә ярдәм иткән Мамадыш кызы яза: «Шәһәрдәшебезне чит кала эзтабарлары эзләвен ишетеп, бездә дә халык «уяна» башлады», - ди.
Раушания ШӘЯХМӘТОВА.
Р. Шәяхмәтова фотосы.
Нет комментариев