Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яңа мәктәпләр ишекләрен ачты

Яңа уку елы башланды. Кичә 1 нче сыйныфка тәүге адымнарын атлаучы балалар өчен генә түгел, ата-аналар, педагоглар өчен дә бик истәлекле көн булды. Шәһәребездә берничә мәгариф учреждениесе ачылу бу көнгә аеручы матур төсмер бирде.

Әлеге уку йортларын ачу тантанасында катнашу өчен шәһәребезгә республиканың беренче җитәкчеләре – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, республиканың фән һәм мәгариф министр Илсур Һадиуллин килгән иде.

Беренче ачылу тантанасы «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында булды. Бу комплекс – үзенчәлекле белем бирү йорты. Укытучылар коллективы, укучылар, ата-аналар мәктәпнең ачылышына бик ныклап әзерләнгәннәр. Белем көненә килгән кунаклар өчен анда төрле станцияләр (Сәләт клубы, ЮНЕСКО музее, анимация студиясе, театр, квестлар, рус теле, гарәп теле, математика, химия, татар теле, әдәбият, тарих һ.б. дәресләр, иҗади мастер-класслар) эшләде.

«Бу – заманча уку йорты. Республикадагы шундый үзенчәлекле 6 мәктәпнең 5 нчесе. Монда иң заманча уку-укыту программасы, заманча җиһазлар, технологияләр. Ул укучыларга да, ата-аналарга да бик ошар, дип уйлыйм. Бу мәктәптә белем алырга җыенган укучыларны шушы күркәм уку йортында яңа уку елын башлап җибәрүләре белән котлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов, тантанага җыелганнарга мөрәҗәгать итеп.

Минтимер Шәрип улы да үзенең теләкләрен җиткереп: «Бу – 5 нче мәктәп. Шуңа күрә, монда укучылар бары тик бишлегә генә укырга тиешләр. Гомумән, Түбән Кама шәһәре һәрьяклап, алдынгылар каласы. Монда тырыш кешеләр яши. Киләчәк буын да шуларның эшләрен лаеклы дәвам итсен», – дип, «Адымнар»да белем алучыларның киләчеге өметле булачагына ышанычын белдерде.

Алга таба кунаклар Түбән Кама районында беренче инженерлык мәктәбе булып торган 38 нче лицей һәм 320 урынга исәпләнгән 100 нче балалар бакчасы ачылышында да катнаштылар.

Соңыннан Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе территориясендә урнашкан, заманча стандартлар буенча төзелгән кабул итү-диагностика бүлеген ачу тантанасына юнәлделәр. Сүз уңаеннан, алты катлы бу бина үзенең киң коридорлары, зур һәм якты палаталары белән аерылып тора. Анда экстрен ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган: авыруны шоктан чыгару, операция ясау, яра бәйләү, тикшеренү һәм диагностика бүләмәләре, травматология, кардиология, беренчел кан тамырлары үзәге, терапия, гинекология бүлекләре урнашкан. Яңа медицина учреждениесе беренче пациентларын инде бүгеннән үк кабул итә башлады...

Әнә шулай итеп, түбәнкамалылар шәһәребездәге уңай үзгәрешләрне күреп куансалар, балалар беренче мәртәбә заманча мәктәп бусагаларын атлап, белем дөньясына аяк бастылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев