Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң осталар ачыкланды

Түбән Кама нефть химиясе колледжында "Иң яхшы яшь слесарь" исеме өчен һөнәри осталык конкурсы узды. Анда шәһәребезнең өч һөнәри белем бирү йортында - технология колледжында, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында, нефть химиясе колледжында укучы егетләр ярышты. Аларның осталыгын "Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең ремонт-механика заводы баш инңенеры В. Андрианов җитәкчелегендәге жюри...

Түбән Кама нефть химиясе колледжында "Иң яхшы яшь слесарь" исеме өчен һөнәри осталык конкурсы узды.
Анда шәһәребезнең өч һөнәри белем бирү йортында - технология колледжында, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында, нефть химиясе колледжында укучы егетләр ярышты. Аларның осталыгын "Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыятенең ремонт-механика заводы баш инңенеры В. Андрианов җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Конкурста катнашучыларның ярышуын, тамашачылар сыйфатында, 20нче мәктәп укучылары да күзәтте, алар бу көнне нефть химиясе колледжына экскурсиягә килгәннәр иде.
Ярышучылар барлык сынауларны узганнан соң, иң осталар ачыкланды. Жюри карары белән, беренче урын нефть химиясе колледжы укучысы Эдуард Нурисламовка бирелде. Икенче урында - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумыннан Ленар Хәлимов. Ә өченче урынны технология колледжыннан Марат Әгъзәмов алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев