Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Иң активларга – бүләк

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы санитар-экологик ике айлыкта җиңүче муниципаль берәмлекләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырган. «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясендә Түбән Кама икенче урынга лаек булган. Беренчелекне Әлмәт районы алган, «бронза» – Зәй районында.

Нәтиҗәләр ясаганда табигать саклау законын бозу һәм аларны төзәтү очраклары, экологик чаралар һәм акцияләргә кушылган кешеләр саны һ.б. исәпкә алынган. 
Түбән Камада шәһәр һәм район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә «ЭкоЯз» конкурсында үзебезнең җиңүчеләрне бүләкләделәр. Призларның гомуми фонды 250 мең сум тәшкил иткән. 
Конкурста катнашу өчен Түбән Кама урамнарын һәм ишегалларын җыештыру һәм яшелләндерү, сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр уздыру, шигырь һәм җыр язу, макулатура җыю кебек төрле экологик чаралар уздыру мәслихәт иде. Катнашучылардан барлыгы 140 гариза кергән.  
Нәтиҗәдә, экологик чаралар буенча 47 нче бакча иң яхшы балалар бакчасы булып табылган. «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә 22 нче мәктәп беренче урын алган. Предприятиеләргә килгәндә, иң тырышы – «Шинник» социаль-көнкүреш хезмәт күрсәтү” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. “Иң яхшы гаилә” номинациясендә Кочневлар гаиләсе җиңгән. Матбугат чаралары арасында НТР телерадиокомпаниясе беренчелекне яулаган. Ул игълан иткән «Чисталык» акциясенә йөзләрчә кеше кушылып, дистәләгән мәйдан җыештырылган. Шәһәребезне ямьләндерүчеләр арасында укучылар, үзиреклеләр, табиблар,  территориаль-иҗтимагый үзидарә советлары һ.б. булган.  
«Шәһәребезгә һәм районыбызга карата битараф булмаган, аның тормышында актив катнашучы кешеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мондый акцияне киләсе елда Кама Аланында һәм авыл җирлекләрендә уздырырга кирәк дип уйлыйм», – дип уртаклашты фикере белән Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев