Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хыяллар – ак җилкән...

Түбән Кама муниципаль районындагы мәктәпләрнең, гимназияләрнең быел унбер классын тәмамлаган 1106 кызның һәм егетнең чыгарылыш кичәләре узды. Үз тормышларындагы беренче олы вакыйгага әзерлекләре бик күптән башланды: ел буе хәзерләнгән БДИны бирү белән беррәттән, купшы киемнәр юнәтү, таңны кайда ничек каршылау-ны хәл итү һәм, соңгы көннәрдә исә Халык иҗаты йорты каршында...

Түбән Кама муниципаль районындагы мәктәпләрнең, гимназияләрнең быел унбер классын тәмамлаган 1106 кызның һәм егетнең чыгарылыш кичәләре узды.
Үз тормышларындагы беренче олы вакыйгага әзерлекләре бик күптән башланды: ел буе хәзерләнгән БДИны бирү белән беррәттән, купшы киемнәр юнәтү, таңны кайда ничек каршылау-ны хәл итү һәм, соңгы көннәрдә исә Халык иҗаты йорты каршында булачак тантананың репетициясенә йөрделәр.
Унберенче классны тәмамлаган элекке укучылар, Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгын истә тотып, үзләренең шәһәркүләм бәйрәмен «Балачак шәһәре» дип атаганнар. Шунлыктан, бәйрәмдә Түбән Кама тарихының сәхифәләре дә яңартылды: мәйданда совет чоры октябрятлары, кызыл галстуклы пионерлары пәйда булды, мәктәп быргысы тавышы яңгырады. Ә иң мөһиме, чыгарылыш класс укучылары янәшәсендә Түбән Каманың иң беренче укытучыларын да күрергә була иде.
Мәктәпне тәмамлаган кызлар һәм егетләрне котлап, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин олы тормыш юлында аларга уңышлар гына юлдаш булуын теләде. 100 егет һәм кызның Россия һәм Татарстан медальләренә лаек булуы Түбән Каманың юбилей елына зур бүләк икәнен искәртте.
Унбер класс тәмамлаган элекке укучылар үзләренә алмаш булып беренче класска киләчәк балаларга бик зур торт бүләк иттеләр. Булачак беренчеләрнең һ.б. котлау сүзләренә, теләкләргә мәктәп вальсы ялганды. 300дән артык егет һәм кыз вальс әйләнде.
Чыгарылыш класс укучылары күккә очырткан ак күгәрченнәргә, йөрәк рәвешендәге кызыл шарларга һәм, шулай ук, тан-тана азагындагы төсле салютка кушылып, туган шәһәрләре Түбән Кама да бу егетләргә һәм кызларга ак юллар тели иде...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X