Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Хәрби хезмәтне сайласаң...

Россия күләмендәге «Ватанны саклау дигән һөнәр бар!» («Есть такая профессия - Родину защищать!») акциясе барышында, безнең Түбән Камада, Татарстан хәрби комисссары Сергей Погодин җитәкчелегендә, республика районнары һәм шәһәрләре хәрби комиссарларының, «Патриот үзәге» курсантлары, кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр, шәһәребез мәктәпләренең югары классларында белем алучы егетләр өчен илебездәге хәрби уку йортларында белем алуга...

Россия күләмендәге «Ватанны саклау дигән һөнәр бар!» («Есть такая профессия - Родину защищать!») акциясе барышында, безнең Түбән Камада, Татарстан хәрби комисссары Сергей Погодин җитәкчелегендә, республика районнары һәм шәһәрләре хәрби комиссарларының, «Патриот үзәге» курсантлары, кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр, шәһәребез мәктәпләренең югары классларында белем алучы егетләр өчен илебездәге хәрби уку йортларында белем алуга һәм армиядә хезмәт итү өстенлекләренә кагылышлы уку-танышу дәресе уздырылды.
 
С.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә булган ул очрашуны Сергей Погодин хәрби темага лекция белән башлады. Һәр эштә җитәкченең үз үрнәге мөһим. Бу уңайдан, генерал-майор Сергей Николаевич шәхси тормышы белән кыскача таныштырып, үзенең Хабаровскида туганы, совет чорында Киев команда училищесында, Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академиядә һ.б. белем алуы турында сөйләде. Ул Төньяк Кавказдагы, Чечнядагы сугышчан хәрәкәттә катнашкан. Хәрби хезмәт юлында взвод командирыннан башлап, армия командующие урынбасары вазифасына кадәр күтәрелгән һәм Россия Президенты Указы белән, 2006 елда Татарстан хәрби комиссары итеп билгеләнгән. С.Погодин үз улыныңда гомерен хәрби хезмәткә багышлаганын, бүгенге көндә аның хәрби очучы булуын искәртте. Улының, биш ел хезмәт итүгә, ипотека буенча өч бүлмәле квартир алганын, ә яшь кеше тормышында моның да бик мөһим икәнен искәртте.
 
Татарстан хәрби комиссары, башта ук, әнә шулай һәркемне үзенә җәлеп иткән сүзләре белән, залдагыларда кызыксыну уятты һәм, акрынлап, игътибарны илебездәге гаскәр төрләренә, аларның заманча хәрби техника белән коралландырылуына
юнәлтте. Хәрби комиссар сөй-ләгәндә, сәхнәдә көйләнгән экранда һәр гаскәр төре, хәрби техника күрсәтеп барылды. Шулай ук, Россиянең югары хәрби уку йортларына багышланган фильм да күрсәтелде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев