Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«ГТО»га әзерме?

«Яшел Фитнес» социаль-спорт хәрәкәте командасы бу шимбәдә, 28 июльдә барыгызны традицион фестивальгә чакыра. Ул «Гаилә» паркында узачак.

Сезне профессиональ тренерлар, яңа танышулар һәм онытылмас кичерешләр көтә! Сикерергә, тартылырга әзерләнегез. Никадәр чыдам булуыгызны сынап та карарсыз. Программада гимнастика, цигун (кытай гимнастикасы), йога, зумба биюе, аэробика каралган. Күнегүләр ясар өчен үзегез белән махсус келәм алыгыз. Баш киемен онытмагыз. Чарага килер алдыннан https://zelfi.ru/events/708 сайтында теркәлегез. Махсус код җибәрелгән билетны фотога төшерегез яки принтердан чыгарыгыз. Аны оештыручыларга күрсәтергә кирәк. Баллар бары шулай гына исәпләнә. Чара 17.00 сәгатьтә башлана.
«Яшел Фитнес» проектына vk.com/zf_nizhnekamsk һәм instagram.com/zf_nizhnekamsk социаль челтәрләрдә язылып, яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X