Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гимназист булдылар

Яңа уку елы башланды. Шәһәребездә меңнәрчә укучы мәктәп ишеген ачып керде. 1 сыйныфка килгән бәләкәчләр өчен бу аеруча истәлекле көн булды. Озак та үтми аларны мәктәпнең тулы хокуклы укучысы итеп кабул итү бәйрәмнәре узды. Аларга кунак итеп шәһәрнең аксакаларында чакыралар. Миңа, мәсәлән, 2нче гимназиядә үткәрелгән «Гимназист итеп кабул итү» бәйрәме...

Яңа уку елы башланды. Шәһәребездә меңнәрчә укучы мәктәп ишеген ачып керде. 1 сыйныфка килгән бәләкәчләр өчен бу аеруча истәлекле көн булды. Озак та үтми аларны мәктәпнең тулы хокуклы укучысы итеп кабул итү бәйрәмнәре узды. Аларга кунак итеп
шәһәрнең аксакаларында чакыралар. Миңа, мәсәлән, 2нче гимназиядә үткәрелгән «Гимназист итеп кабул итү» бәйрәме шаһиты булырга туры килде.
2нче гимназия татар телен саклаучы һәм үстерүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, татар халкына мәхәббәт, аның башка милләтләр белән дус-тату яшәвен тормышка ашыручы уку йорты булып тора. Биредә 1,5 меңнән артык бала белем ала. Быел 1 сыйныфка 128 бала кабул ителгән. Шушы көннәрдә аларны гимназистлыкка кабул иттеләр. Кичә татар телендә алып барылды.
Кичә Г. Тукай шигырен сәхнәләштергән күренеш белән башланды. Аның төп эчтәлеге - балаларның төп бурычы - уку, дәрес хәзерләгәннән соң уйнарга мөмкин булуын аңлатудан гыйбарәт иде. Аннан соң концерт номерлары һәм аерым чыгышлар булды. Гимназия директоры балаларны бәйрәм белән котлады, ә балалар үзәк китапханәсе җитәкчесе Равия Туктарова аларны китапханәгә чакырды.
Укучылар үзләре дә актив катнашты, өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделәр. Ә кичә 1 сыйныф укучыларының анты белән тәмам-ланды: яхшы укырга, үрнәк булырга, олыларны, иптәшләрен хөрмәт итәргә, әдәпсезлек, тупаслык күрсәтмәскә, гимназиянең данын сак-ларга, үстерергә һ.б.
Бәйрәм күңелле һәм файдалы үтте. Әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар биредә төпле белем алып, киләчәктә шәһәребез, республикабыз иминлеге, үсеше өчен хезмәт итә алырлык, игелекле булып тәрбияләнәчәкләренә ышаныч белән таралды.
Суфиян Минһаҗев,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X