Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Газетага да языл, театрга билетлы да бул!

Театрга да барырсыз Редакциягә (Химиклар урамы, 64а) килеп, «Туган як»ка язылган укучыларыбызга кызыклы конкурслар үткәрүне дә-вам итәбез. Киләсе атнада ягъни 5 - 9 декабрьгә кадәр язылучыларга Түбән Кама драма театрының Халык иҗаты йортында булачак спектакльләренә билетлар әзерләдек. Һәркайсы 200 сумлык әлеге билетлар - Ләбиб Леронның «СыСыСыРда ясалган...нар» (14 декабрьдә була)...

Театрга да барырсыз
Редакциягә (Химиклар урамы, 64а) килеп, «Туган як»ка язылган укучыларыбызга кызыклы конкурслар үткәрүне дә-вам итәбез. Киләсе атнада ягъни 5 - 9 декабрьгә кадәр язылучыларга Түбән Кама драма театрының Халык иҗаты йортында булачак спектакльләренә билетлар әзерләдек. Һәркайсы 200 сумлык әлеге билетлар - Ләбиб Леронның «СыСыСыРда ясалган...нар» (14 декабрьдә була) һәм Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк - кызлар карыйк» (18 декабрьдә була) спектакльләренә. Билетлар санаулы гына булганлыктан (һәр тамашага - 8әр) алар газетага язылучыларга конкурс тәртибендә биреләчәк. Димәк, «Туган як»ка язылучыларның уналтысына Халык иҗаты йортындагы тамаша залының беренче рәтенә утырып, рәхәтләнеп спектакль карау мөмкинлеге туачак.
Редакциянең яңа адресын онытмагыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, тагын шунысын да искәртәбез: редакция адресын үзгәртү сәбәпле, кат-кат язсаң да комачауламас - хәзер «Туган як» Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына күченде («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан керүгә, каршыда ук тора). Шунда икенче каттагы бүлмәгә урнаштык. Төп керү урынындагы вахтада утыручы хезмәткәрләрдән сорап табарсыз.
Ә газетага язылырга, реклама һәм бел-дерүләр бирергә теләүчеләргә шул ук бинада, керүгә үк беренче катта уңга борылып, НТРның «Бюро находок» бүлмәсенә барырга кирәк. Анда безнең хезмәткәребез утыра. Ул газетага да яздыра һәм белдерүләр дә кабул итә.
Сорауларыгыз булса, 43-17-57 номеры белән (факс та шул ук) редакциянең үзенә шалтырата аласыз.
Актүбә урамындагы 6а йортта урнашкан элекке редакциядә дә баш бухгалтерыбыз калды. Шул тирәдә яшәп, «Туган як»ны элекке редакциядән килеп алучыларга, газеталарын аннан алырга була әле.
Техникагызны - ташлама белән 5-9 декабрь көннәрендә «НТР» бинасына (Химиклар ур., 64а йорт) килеп, 2017 елның беренче алты аена «Туган як» газетасына язылсагыз, һәркайсыгызга «Техника» мастерскоеның 20 процент ташламалы дисконт карталары бүләк ителәчәк. Һәм сез Кайманов урамындагы 9нчы йортта урнашкан «Техника» мастерскоенда үзегезнең телевизор, суыткыч, тузан суыргыч һ.б. көнкүреш техникагызны ташламалы бәягә ремонтлата алачаксыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев