Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Гаиләләрне кайгыртып

Түбән Кама ЗАГСында яшь гаиләләр турында фикер алыштылар. Чәй табыны артында узган бу чарада дини оешма, ветераннар союзы, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Чарага ТР министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина да чакырулы иде.

Түбән Камада республиканың башка шәһәрләре белән чагыштырганда балалар күбрәк туа. Узган ел 3000 нән артык сабый дөньяга килгән. Быел инде 250 гә якын яңа гаилә корылган. Иң яшь кәләшкә – 16, иң өлкәненә 64 яшь. Шунысы сөендерә: аерылышучылар саны кимегән икән. Бу хакта Түбән Кама ЗАГСы начальнигы Бэлла Махотина сөйләде. 
«Эйдос» психология-педагогика үзәге директоры Екатерина Юртаева «Юнона» туачак гаилә проектының әйдәп баручысы да. Үзәк хезмәткәрләре белән алар гаилә корырга теләүчеләр белән очраша, кавышкач та, катлаулы хәлләрдән чыгу юллары турында аңлата.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X